Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тау һавасы шифалы

Май аенда районның бер төркем укытучылары Чиләбе өлкәсенең Ирәмәл тавына сәяхәткә барды. Ирәмәл Урал таулары тезмәләре арасында иң изгесе булып санала. Бу истәлекле сәяхәтне 2нче мәктәпнең танылган укытучысы Анатолий Байков оештырды. Ул бу тауларга моңа кадәр дә укучылар белән 7 мәртәбә килгән булган. Сигез сәгать юлдан соң, Түлүк дигән авылга...

Май аенда районның бер төркем укытучылары Чиләбе өлкәсенең Ирәмәл тавына сәяхәткә барды.

Ирәмәл Урал таулары тезмәләре арасында иң изгесе булып санала. Бу истәлекле сәяхәтне 2нче мәктәпнең танылган укытучысы Анатолий Байков оештырды. Ул бу тауларга моңа кадәр дә укучылар белән 7 мәртәбә килгән булган.

Сигез сәгать юлдан соң, Түлүк дигән авылга килеп туктадык. Әле газ кермәгән, кәрәзле телефон белән дә элемтә юк. Безне гаҗәпләндереп, авыл уртасында карачкы басып тора иде. Каралты-кураларның төзеклеге дә безнең яклардагыдан калыша.

Иртән тауга сәяхәтебезне башладык. Башта диңгез өсте тигезлегеннән бер чакрым биеклекне 12 километр әйләнеп күтәрелдек. Яңадан 500 метр текә тауга мендек. Тау башындагы кызыл сандык эченә кенәгә куелган. Тау башына менеп җиткән кешеләр истәлеккә язу калдыралар икән. Бездән алдагы көнне якташларыбыз -Әлмәт районы кешеләре дә булган биредә. Бу изге тауда җитәкчебез А. Байков, алдагы бер килүендә, хаҗга барган шикелле намаз укырга менгән бер төркем әбиләр белән дә очрашкан булган.

Ташлары селкенеп тора торган тауга менү-төшү, арыган килеш автобуска кадәр яңадан 12 километрны кайту, әлбәттә, физик яктан күп көч сорый торган сәяхәт булды. Арыганнар онытыла, ә хәтердә калган истәлекләр гомер буе сакланачак.

Тау һавасының шифасы ни тора! Ирәмәлгә барганчы, ютәл төшкән иде. Даруланып та бетә алмаган ютәл, тауга барганнан соң, "юып алган шикелле" булды. Моннан берничә еллар элек Кавказда булып, Эльбрус тавына күтәрелгәч тә, сәламәтлегемдә шундый ук үзгәрешләр кичергән идем. Түлүк авылы кибетенә кергәч, консервланган Ирәмәл һавасы сатканнарын күреп гаҗәпләнгән идек. Бер дә гаҗәпләнәсе түгел икән. Тау һавасы, чыннан да, шифалы. Элекке заманнардан ук мөмкинлеге булган кешеләр (шул исәптән мәшһүр әдипләребез Пушкин, Лермонтов та) юкка гына гомерләренең беркадәр өлешен Кавказ якларында үткәрмәгәннәрдер...

Халидә Нургалиева, Тымытык мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев