Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тату гайләдә бала бәхетле

Газетабызның узган саннарының берсендә гаилә темасын күтәргән идек. Язма буенча фикер алышып шалтыратулар күп булды. Газета укучыларыбызның һәркайсы гаилә бәхетен үзенчә күзаллый. Берәүләр балаларыбызны гаилә тормышына кечкенәдән әзерләргә кирәк дип саный, икенчеләр гореф-гадәтләрне саклауны, әби-бабайлар йогынтысын алга куя. Гаиләгә дини тәрбия кирәклеген дәлилләүчеләр дә бар. Сүз дә юк, һәркемнең үз...

Газетабызның узган саннарының берсендә гаилә темасын күтәргән идек. Язма буенча фикер алышып шалтыратулар күп булды. Газета укучыларыбызның һәркайсы гаилә бәхетен үзенчә күзаллый. Берәүләр балаларыбызны гаилә тормышына кечкенәдән әзерләргә кирәк дип саный, икенчеләр гореф-гадәтләрне саклауны, әби-бабайлар йогынтысын алга куя. Гаиләгә дини тәрбия кирәклеген дәлилләүчеләр дә бар. Сүз дә юк, һәркемнең үз фикере һәм һәркайсы үзенчә хаклы.
Дини тәрбия димәктән, районыбызда татар конгрессының "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы үткәргән илкүләм чарада кунаклар "Азнакай нуры" мәчетендә балага исем кушу йоласының да шаһиты булды. Кызлары Камиллага исем куштырган Эльвира белән Раил Шәрәповлар аңа бик җаваплы караган, халкыбызга хас тыйнаклык, пөхтәлек бөркелә иде бу пардан. Матур итеп мөселманча киенгәннәр, бер-беренә, балаларына игътибар-хөрмәт чагыла. Гаиләнең ныклыгы да шушы үзара мөнәсәбәтләрдә күренә. Халкыбызда борын-борыннан килгән никах, балага исем кушу йолаларын башкарып, иман белән, аңлашып яшәгәндә, сүз дә юк, гаиләләребез дә тату, аларда сабыйлар да тәрбияле, бәхетле үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тату гайләдә бала бәхетле