Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“ТАТТРАНСКОНТУР” ҖЧҖсе Азнакайда һөнәри осталык бәйгесе уздырды

Быел "ТАТТРАНСКОНТУР" ҖЧҖнең Азнакайдагы аерымланган тармагы коллективы өчен Автотранспортчылар көне аеруча истәлекле узды. Бу көнне предприятие үзенең 10 еллык юбилеен да билгеләп үтте. Һәр елдагыча, һөнәри осталык бәйгесе бәйрәмнең күрке, төп бизәге булды. Һөнәри осталык бәйгесенә әзерлек күпкә алданрак башланган иде. Җитәкчелек бәйге оештыру турында карар кабул итүгә, аның таләпләре...

Быел "ТАТТРАНСКОНТУР" ҖЧҖнең Азнакайдагы аерымланган тармагы коллективы өчен Автотранспортчылар көне аеруча истәлекле узды. Бу көнне предприятие үзенең 10 еллык юбилеен да билгеләп үтте. Һәр елдагыча, һөнәри осталык бәйгесе бәйрәмнең күрке, төп бизәге булды.


Һөнәри осталык бәйгесенә әзерлек күпкә алданрак башланган иде. Җитәкчелек бәйге оештыру турында карар кабул итүгә, аның таләпләре - положениесе эшләнде. Шунда ук максатлар да билгеләнде: бәйге машина йөртүчеләр һәм цементлау агрегатларында эшләүчеләрнең осталыгын тагын да чарлауда, юл һәм янгын-саклык куркынычсызлыгы таләпләре буенча белемне үстерүдә, эшкә җаваплылык һәм дисциплинаны арттыруда этәргеч булырга тиеш.


Бер атна элек аның теоретик өлеше үтте. 30 кешедән торган шоферлар һәм цементлау агрегатларында эшләүче 10 экипаждан торган командалар тупланып, хезмәткәрләр арасында киеренке ярыш барды. Шунсын да әйтергә кирәк, анда катнашу хокукы бары тик производство йөкләмәләрен үтәп баручылар һәм хезмәт, транспорт дисциплинасын саклаучыларга гына бирелде, аларның шофер һәм моторист таныклыклары булу мәҗбүри һәм һөнәри белемнәре дә тикшерелде.

Машина йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләре буенча белем дәрәҗәсен күрсәтте. 20 сорауга 10 минутта җавап биреп өлгермисең икән, бәйгедән төшеп каласың, ә инде хата җибәрсәң, һәркайсы өчен 15 секунд штраф салына. Мотористлар да имтихан тотты: һәр билетта эшләрне куркынычсыз башкару буенча 5 сорау бирелгән. Шоферлардан 8 кеше һәм цементлау агрегатларының 3 экипажына финалга чыгу бәхете елмайды.


Һәм инде менә бәйрәм көнне бәйгенең практик өлешенә дә фатиха бирелде. Аның таләпләре белән таныштырганнан соң, тармак начальнигы Рузалим Габбасов старт игълан итә. Әйтергә кирәк, практик өлешнең дә сынавы саллы иде.

Машина йөртүчеләр "габарит коридоры", "елан юлы", "артка бокс", "уң тәгәрмәч киртәсе" кебек шактый осталык таләп ителгән каршылыкларны ерып чыгарга тиеш булсалар, агрегат экипажлары басым торбаүткәргечен җыярга, 50 атмосфера басымында су белән пресслау үткәрергә, бер үк вакытта герметиклыкны да тәэмин итәргә, манифольд линиясен сүтеп, агрегатка урнаштырырга тиеш булдылар.

Сүз дә юк, сынауны беренче булып үтәү һәрчак җаваплы, чөнки бәйгегә "тон"ны ул бирә. Узган ел да һөнәри осталыгын күрсәтеп, 3 нче урынны яулаган тәҗрибәле шофер Марат Гайсин һәр каршылыкны ювелирдай төгәл исәпләп үтәргә, сынатмаска тырыша. "КамАЗ"ы да, хуҗасының бу минутлардагы халәтен аңлагандай, тулаем аңа "буйсынган". Әнә шулай бер-бер артлы стартка машиналар баса торды.

Әллә тизлек артыннан куып, әллә каушап, шоферларның кайберләре кагыйдәнең берсен үтәмәде - арт белән гаражга "кергәндә" сигнал бирмәде. Әлбәттә, жюри комиссиясендәгеләр игътибарыннан моның ише бер генә "вак-төяк" тә читтә калмады, йомгак ясаганда аларның һәркайсы исәпкә алынды.


Чират цементлау агрегатлары экипажларына җитте. Әлеге бәйге өчен җаваплы "СБК-ТЕХНОСЕРВИС"ның сервис хезмәте җитәкчесе Владимир Завьялов һәр сынауның нечкәлеген төшендерде.

Ә алар бик җитди. Секундлар эчендә торбаларны тоташтырырга, задвижкаларны җыярга, герметиклыкны тикшереп, суны (бәйге очрагында) кудырырга да кирәк. Һөнәри конкурска һәркемнең ныклап әзерләнгәне әллә каян күренеп тора, хәрәкәтләренә күз дә иярми, мотористлар секундлар эчендә басым торбаүткәргечен сузып, пресслау үткәреп, агрегатка җыеп та куя...


Жюри һәр сынауны энә күзеннән үткәреп, ә тамашачылар конкурсантлар чыгышын алкышларга күмеп тора. Шунда ук урнаштырылган "кыр кухнясы"нда чәй, кофе, милли ризыклар, тәм-том белән сыйланып, җылынып та алалар.

Әтиләренә ияреп килгән балалар машиналарның "елан юлы"ннан зур осталык белән "шуышу"ына шаккатса, экипажларның монтажлау, су кудыру процессын кызыксынып күзәтте. Һәркемдә бәйрәм кәефе, күңел күтәренкелеге. Һөнәри сынауда катнашучы ирләренә "көч биреп торырга", өйдәге бар эшләрен ташлап җәмәгатьләре дә килгән. Хәер, ел да әнә шулай гаилә бәйрәме рухында үтә бу көн.


- Менә шундый һөнәри бәйгеләр үткәрү бик отышлы, бар яклап файдалы ул, - дип башлады сүзен конкурска йомгак ясап жюри рәисе - РФнең почетлы, ТРның Атказанган транспорт хезмәткәре Владимир Кротов. - Һәм сез аңа бик җитди әзерләнгәнсез дә. Бүгенге бәйрәм, юбилей көнендә иң-иңнәрне билгеләү, хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү икеләтә куанычлы.


Шулай итеп, шоферлар арасында "Елның иң яхшы һөнәр иясе" исеменә һәм күчмә кубокка Фирдәвес Галиев лаек булды. Автоколоннада ул сигезенче елын эшли. Иң тәҗрибәлеләрнең берсе, яшьләрнең остазы. Узган елгы бәйгедә ул икенче урынны алган иде.

Әнә шулай тәҗрибә елдан-ел чарлана. Владимир Кротов җиңүчегә исеме язылган кубок һәм автомашинасына элү өчен вымпел, Мактау грамотасы, акчалата бүләк салынган конверт тапшыра. Икенче һәм өченче урыннарны яулаган Марат Гайсин һәм Мирзаһит Әхмәтҗанов та (предприятиедә ул оешканнан бирле эшли, аның ышанычлы, тәҗрибәле кадрларыннан берсе, биредә нәкъ әнә шундыйларга таяналар да инде) Мактау грамоталары, бүләкләргә лаек булдылар.

Ә инде цементлау агрегатлары экипажлары арасында йомгак түбәндәгечә: җиңү һәм кубок Станислав Галиев һәм Риф Зәйнуллинда. Алар биремне 3 минут 50 секундта хәл итте. Узган елгы бәйгедә алар икесе ике экипаж составында катнашып, шулай ук призлы урын яулаган иделәр.

Быел бәйгенең теоретик өлешендә бернинди штрафсыз икенче турга үтеп, практик өлештә иң яхшы күрсәткечләрне яуладылар. Икенче урынга чыккан Павел Тимашев белән Зәйтүн Хәнипов узган ел җиңү яулап, ел буена иң яхшылар исемен йөрттеләр. Быел да, күрәсез, сынатмадылар. Альмир Габделхаков һәм Динар Зәкиев өченче урында. Узган ел, эштә булу сәбәпле, алар бәйгедә катнаша алмаган иде. Быел менә һөнәри осталыкларын күрсәтү җае чыкты һәм алар анда сынатмады да.


"ТАТТРАНСКОНТУР" ҖЧҖнең юбилей, бәйрәм тантанасының дәвамы предприятиенең актлар залында дәвам итте.
"ТАТТРАНСКОНТУР" ның генераль директоры Булат Дәүләтгәрәев бер төркем хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырды. Алар арасында Азнакай муниципаль район башлыгы Мактау грамоталары да бар.

Бүләкләнүчеләрнең һәркайсы адресына җылы сүзләр әйтеп, урыны белән көлдереп тә, уйландырып та алды ул.


"ТАТТРАНСКОНТУР" ҖЧҖнең һөнәри бәйрәмендә ел да катнашып, бәйгегә җитәкчелек итүче ТРның Атказанган транспорт хезмәткәре Владимир Кротовның, предприятиенең Муравленкодагы филиалы вәкиле Рамил Имашев, "ТАТТРАНСКОНТУР" ҖЧҖнең аерымланган тармагы начальнигы Рузалим Габбасов чыгышларында коллективка бирелгән югары бәя дә бик гадел һәм урынлы яңгырады.

"ТАТТРАНСКОНТУР"ның генераль директоры Булат Дәүләтгәрәев:
- Безнең ҖЧҖ составындагы предприятиеләрдән Азнакайдагы тармак аерым исәптә тора. Азнакайлылар аеруча эшчән, карусыз, бердәм халык. Башка тармаклардагы бар өлге нәкъ менә биредә тупланган. Азнакайлыларга хас төп сыйфатлар: коллективта нәкъ менә гаилә татулыгы, иминлеге булдыру, уртак омтылыш-максатлар белән яшәү рәвеше башкаларга да күчеп, җәмгыятьнең төп атмосферасын тудыра.

Бу сыйфатлар бәйге барышында да ачык күренде. Азнакайдагы эш тәҗрибәсен, яшәешен без башка тармакларга да өлге итеп куябыз. Әйтик, Нижневартовскига, Муравленкога кешеләрнең күпчелеге күбрәк акча эшләү максаты белән килсә, эш барышында менә шушы Азнакайдан күчкән гомуми мохиткә кушылып, алар да яшәү кыйммәтләрен бөтенләй башкада, ягъни милли яшәеш асылында, һәр җәмгыятьнең нигезе гаилә булуында күрә башлый.

Нәкъ менә Азнакайдагы милли гореф-гадәтләр, тәрбия, буыннан-буынга күчкән халкыбыз кыйммәтләре уртак эшебездә үзенең уңай чагылышын таба, күркәм нәтиҗәләрен бирә.

"ТАТТРАНСКОНТУР" ҖЧҖнең Азнакайдагы аерымланган тармагы управляющие Рузалим Габбасов:
- Шушы ун ел эчендә без инде шактый нәтиҗәләр яуларга, оешмабызның тотрыклы, ышанычлы һәм перспективалы булуын күркәм эшләребез белән расларга өлгердек. 2003 - аңа нигез салынган елда нибары 5 УАЗ машинасы булса, бүген йөздән артык техникабыз бар. Коллективта 200 кеше хезмәт куя.


Автотранспорт колоннасы эшчәнлеге зур тынгысызлык таләп итә торган киеренке хезмәт. Безнең эштә туктап торулар, вакыт сарыф итүләргә берничек тә юл куела алмый. Шуңа да махсус техника, җайланмалардагы узеллар тиз гамәлдән чыга. Автопаркны даими яңартып тору сорала. Техниканың елдан-ел искерә баруы ягулык-майлау материаллары һәм запас частьләр чыгымнарын арттыра.

Аны эшкә яраклы хәлдә тоту өчен техник хезмәт күрсәтүне вакытында үткәреп тору таләп ителә. Гомумән, техника һәрдаим тикшерелеп, аның төзеклеге һәрчак күз уңында тотыла. 2 техник хезмәт күрсәтү бригадасы тәүлек әйләнә ремонт эшләре белән мәшгуль. Редукторлар, аергычлы тапшыру тартмалары, ДВСларны үз көчебез белән ремонтларга тырышабыз, бу чыгымнарны экономияләү мөмкинлеге дигән сүз.


Техника елдан- ел яңартыла, чөнки шоферларыбыз илнең төрле почмакларына чыгып китә. Заказчыларыбыз - «СБК-Техносервис», «Шешмаойл», «Азнакай горизонты» ҖЧҖләр, «Татнефть» карамагындагы предприятиеләр эшебездән канәгать. Коллектив әнә шулай бер йодрыкка тупланып, максатларны уртак итеп, замана таләпләреннән һич калышмый яңа үрләргә йөз тотып эшли.

Лиза Нурлыева
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “ТАТТРАНСКОНТУР” ҖЧҖсе Азнакайда һөнәри осталык бәйгесе уздырды