Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татшуганда су челтәрен алмаштыруга 15 миллион сум акча бүлеп бирелде

Һәр кеше яшәгән, ял иткән урынын чиста тотарга бурычлы.Әйләнә-тирәбезне саклау мәсьәләсенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү йөзеннән 2013 ел Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Агымдагы елда халыкның экологик аңы да үсә төште, туклану продуктларына, саф һавага, чиста суга ихтыяҗ көчәйде. Экологик культураны формалаштыру һәм үстерүне...

Һәр кеше яшәгән, ял иткән урынын чиста тотарга бурычлы.Әйләнә-тирәбезне саклау мәсьәләсенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү йөзеннән 2013 ел Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Агымдагы елда халыкның экологик аңы да үсә төште, туклану продуктларына, саф һавага, чиста суга ихтыяҗ көчәйде.

Экологик культураны формалаштыру һәм үстерүне максат итеп куйган елда безнең районда планлаштырылган чараларның барысы да үткәрелде микән? Бу сорауга ачыклык кертү йөзеннән без район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновка мөрәҗәгать иттек.


- Айдар Хәләфетдинович, бу ел тирә-як мохитне саклау елы буларак, башкалардан нинди үзенчәлекләре белән аерылып торды?


- Табигать, Җир-Ана һәм аның байлыклары тереклекнең башлангычы, нигезе. Бу хакыйкатьне чын мәгънәсендә аңлап яшәргә һәм эшләргә кирәклеге һәркемнең изге бурычы - намус эше. Экология елы безнең алга җитди һәм бик мөһим булган бурычлар куйды: урындагы үзидарә органнары белән берлектә, барлык иҗтимагый берләшмәләр, халык катнашында экологик культураны күтәрү, тирә-як мохиткә сакчыл караш формалаштыру һәм тәрбияләү, яшәгән җирлегебезне төзекләндерү, сулар һавабызны чиста итү, республика, районның уникаль табигать мирасын саклауда һәм арттыруда җаваплылыкны үстерү һәм башкалар.

Аларны тормышка ашыруда барлык органнарның, җирлегебездә яшәгән халыкның бардәм эшләве төп шарт булып кала дип уйлыйм. Үзебез яшәгән җәмгыятьтә экология культурасын арттыру, тирә-як мохиткә сакчыл караш формалаштыру өстенлекле эш булып кала. Тормыш күптөрле булса да, яхшы, уңай эшләр күбрәк, минемчә. Моны башкарылган эшләр исбатлый.

Агымдагы елда табигатьне саклауга юнәлдерелгән чараларны башкару өчен җирле бюджеттан 11 млн 875 мең сум күләмендә акча каралган иде. Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елында Азнакайда шактый эшләр башкарылды.
Ел саен язын-көзен территорияләрне чистарту буенча өмәләр уздырабыз. Быел үткәрелгән санитар-экологик икеайлыкта табигатебез, урамнар чисталыгына битараф калмаган һәркем үз өлешен кертте.


Агачларны юкка гына җиребезнең яшел калканы димиләр. Сулаган һавабызның сафлыгы, елга-күлләребезнең мул суы шул калканның никадәр ышанычлы булуына бәйле. Һәр кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да агач утыртырга тиеш, ди халык. Район халкы «Үз агачыңны утырт!» акциясендә зур активлык белән катнаша.

Ел саен җирлегебездә 7-8 мең төп агач утыртыла. Элекке елларда агачларның яшьрәген сайлый идек. Әмма аларның күбесе корый, яңарып китә алмый. Хәзер исә аларның шактый зурларына өстенлек бирелә. Тамырланган агачларны күчереп утырту өчен куәтле техникалар кирәк.

Монда безгә «Татнефть» ААҖнең «Азнакайнефть» идарәсе ярдәм итә. Яңа парклар төзү, булганнарын төзекләндерү - әлеге чараларның барысы да халык мәнфәгатен күздә тотып эшләнә. 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр республикада табигатьне саклауга юнәлтелгән «Татарстанның чиста урманнары» акциясе үтте.

Безнең район да әлеге мөһим чарадан читтә калмады. Акция барышында урман эчләре җыештырылды, анда булган чүплекләр ликвидацияләнде. Әлеге эшләр урман хуҗалыгы, «Чатыр-тау» дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе тарафыннан оештырылды, җирлегебездә урнашкан оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр дә зур активлык күрсәтте.
Агымдагы елда сулыкларны саклауга багышланган чаралар үткәрелде, Кара елга, Сыза елгаларының экологик халәте яхшыртылды, яр буйларын төзекләндерү буенча эш алып барылды.


- Билгеле булганча, районда "Чиста су" республика программасын тормышка ашыру уңышлы бара. Агымдагы елда өстенлекле проект нигезендә нинди эшләр башкарылды?


- Республикада тормышка ашырылучы "Чиста су" программасының төп максаты булып халыкны санитар-эпидемиология кагыйдәләренә, шулай ук гигиена нормалары таләпләренә туры килгән эчәр су белән тәэмин итү тора. Узган ел программа нигезендә республика бюджетыннан районның 8 торак пунктында су челтәрен алмаштыру буенча 56 миллион сумлык эш башкарылды.

Бүгенге көндә Балтач, Чалпы, Урсай, Мәлбагышта шундый эшләр алып барыла. Микулино, Сәпәй авыллары һәм Җиңү бистәсендә реконструкцияләү тулысынча төгәлләнде. «2013 елга кадәр авылның социаль үсеше» программасы кысаларында Әгерҗе һәм Тымытык авылларында су челтәре яңартыла.


Татшуганда шундый су челтәрен алмаштыруга федераль бюджеттан 15 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Туйкәне су белән тәэмин итү буенча проект эшләре башкарыла.


- Чишмәләрне табигатьнең искитмәле кадерле бүләгедер ул, диләр. Җирлегебездә аларны карап тоту буенча нинди эшләр башкарыла?


- Безнең як чишмәләргә бай һәм халык өчен алар мөһим рольгә ия. Районда чишмәләргә игътибар аеруча зур. Аларның 70-80 проценты нефтьчеләр карамагында булып, һәрчак төзекләндерелеп торылды. Шулай да бүгенге көндә чишмәләрнең чисталыгын тәэмин итүне нефть оешмалары гына башкара алмый. Әлеге уңайдан Азнакай муниципаль район территориясендә булган йөзгә якын чишмә төрле оешма-предприятиеләргә беркетелде.

Димәк, алар билгеле бер чишмәнең санитар-экологик торышын тәэмин итеп торачак дигән сүз. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, оешма-предприятиеләр үзләренә куелган бурычны намус белән үтәделәр. Әлбәттә «Азнакайнефть», «Җәлилнефть» идарәләрен, «ТатАИСнефть» җәмгыятенең Азнакай цехын, «ННК-Геофизика», «Стройремсервис» җәмгыятьләрен, «Нефтемаш» заводын, төзелеш оешмаларын, торак милекчеләре ширкәтләрен, мәгариф идарәсен билгеләп үтми мөмкин түгел, алар зур эшләр башкарып, чишмәләрне бик матур итеп төзекләндерделәр. Йөкләнгән бурычны тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән оешмалар да бар, ләкин киләчәктә алар үзләренә беркетелгән чишмәләрне төзекләндереп, чистартып торырлар дигән фикердә калабыз.


2013 ел азагына якынлашканда, без районда алып барылган чараларга йомгак ясыйбыз. Бу уңайдан районның Мәсгут авылында 18 декабрь көнне экологик семинар узачак. Агымдагы елда анда табигатьне саклау, төзекләндерү буенча бихисап эш алып барылды. Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы тәмамланса да, табигатьне яклау төп бурычыбыз булып кала. Киләчәктә экологиягә сакчыл караш тагын да артып, аны саклау, яхшырту буенча бик күп матур эшләр башкарылыр. Табигать-Анабызны саклауга барыбыз да үз өлешебезне кертсәк иде.


Әңгәмәдәш - Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татшуганда су челтәрен алмаштыруга 15 миллион сум акча бүлеп бирелде