Татшуган авылында Мәүлид бәйрәме үтте
Мәүлид ае - изге ай. Бу айда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам туган. Барлык мөселман дөньясы пәйгамбәребезне зурлап искә ала, мәчетләрдә мәүлид бәйрәмнәре уза. Татшуган авылының "Ислам нуры" мәчетендә дә дин кардәшләр җыелып, зурлап уздырды әлеге бәйрәмне. Имамыбыз Равил хәзрәтнең пәйгамбәребезнең тууы хакындагы үтемле вәгазеннән соң, башлангыч мәктәп балалары чыгышы тыңланды....
Мәүлид ае - изге ай. Бу айда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам туган. Барлык мөселман дөньясы пәйгамбәребезне зурлап искә ала, мәчетләрдә мәүлид бәйрәмнәре уза.
Татшуган авылының "Ислам нуры" мәчетендә дә дин кардәшләр җыелып, зурлап уздырды әлеге бәйрәмне. Имамыбыз Равил хәзрәтнең пәйгамбәребезнең тууы хакындагы үтемле вәгазеннән соң, башлангыч мәктәп балалары чыгышы тыңланды. Алар Коръән сүрәләре укыдылар, өлкәннәр өйрәткән догаларны сөйләделәр.
Балалардан соң бәйрәмне өлкәннәр дәвам итте, пәйгамбәребезгә салаватлар әйтелде, күңелләрнең иң нечкә кылларына үтеп керерлек итеп мөнәҗәтләр укылды.
Соңыннан хәзрәтебез Коръән сүрәләре укып, бездән дога өмет итеп торучы әти-әниләребез, авылдашларыбыз рухына дога кылды. Җәмәгать белән намаз укылды.
Айсылу Исламова, укытучы.
Татшуган авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев