Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Татнефть” Азнакайны ярдәменнән ташламый

"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте ел саен азнакайлыларны игелекле эшләре белән куандыра. Узган елны гына алсак та, аларның саны бихисап икәнне күрәсең: шәһәр уртасында төсле-музыкаль фонтан калыкты. Мәктәпләргә спорт җиһазлары һәм киемнәре алу өчен 10 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелде, балалар бакчасына юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнү өчен 64 меңлек тренажерлар...

"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте ел саен азнакайлыларны игелекле эшләре белән куандыра. Узган елны гына алсак та, аларның саны бихисап икәнне күрәсең: шәһәр уртасында төсле-музыкаль фонтан калыкты. Мәктәпләргә спорт җиһазлары һәм киемнәре алу өчен 10 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелде, балалар бакчасына юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнү өчен 64 меңлек тренажерлар бүләк иттеләр.

Бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең балаларына сәламәтләндерү лагерьларында ял итү өчен 150 мең сум акча бирелде. Район-шәһәр Мәдәният йортына ремонт үткәрелде. Урамнарга һәм паркларга ике меңнән артык агач утырттылар һәм башка күләмле эшләр башкардылар. Тормышның бер генә өлкәсе дә нефтьчеләр игътибарыннан читтә калмый.

Быел да нефтьчеләр ярдәме белән районда зур эшләр башкарыла. Алар турында газетабызда да яктыртып барабыз. Әлеге эшләрнең барышы белән танышу максатыннан чәршәмбе көнне, 13 августта, районга "Татнефть" акционерлык җәмгыяте генераль директорының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев чираттагы эшлекле визитын ясады. Ул Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән төзелеш бара торган социаль объектларны карады.

"Татнефть" көче белән бүгенге көндә 9 балалар бакчасында ремонт бара. Рөстәм Мөхәммәдиев шулай ук көнчыгыш микрорайонда узган ел сафка баскан "Тамчыкай" балалар бакчасы белән дә кызыксынды. Аннан яңа мәктәптә, Җиңү паркында, музей комплексы урнашачак урында, реконструкцияләнүче Кара елга буенда булды, биредәге эшләрне башкарып чыгуда компаниянең ярдәм итәчәген белдерде.

- Азнакай - ул нефть төбәге, шуңа күрә "Татнефть" җәмгыятенең һәрчак күз уңында. Халыкка уңайлыклар тудыруга алга таба да көчебезне куячакбыз, - диде ул.

Марсель Шәйдуллин соңгы елларда нефтьчеләр тарафыннан районда социаль юнәлештә бик күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте.

- Без һәр өлкәдә "Татнефть" ярдәмен тоябыз. Сәламәт яшәү рәвешен дә алга сөрә компания. Киләсе елда шәһәребездә нефтьчеләр булышлыгы белән зур спорткомплекс төзелә башлаячак. Барлык азнакайлылар исеменнән "Татнефть" җәмгыяте җитәкчелегенә зур рәхмәтемне белдерәм, - диде муниципаль район башлыгы.

Резеда ШӘРИПОВА,

фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Татнефть” Азнакайны ярдәменнән ташламый