Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татфондбанктан 86 меңнән артык татарстанлы үз акчасын кайтара алган

Татарстан Республикасының Икътисад министры Артем Здунов банклар аркылы 31,9 млрд сум инде түләнгән дип хәбәр итте. (Казань, 3 гыйнвар, "Татар-инфом"). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстаннан Татфондбанкның 86 меңнән артык кертемчесе акчасын кире кайтара алды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасының ИКътисад министары Артем Здунов. Банк-агентлар аркылы 31,9 млрд сум...

Татарстан Республикасының Икътисад министры Артем Здунов банклар аркылы 31,9 млрд сум инде түләнгән дип хәбәр итте.

(Казань, 3 гыйнвар, "Татар-инфом"). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстаннан Татфондбанкның 86 меңнән артык кертемчесе акчасын кире кайтара алды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасының ИКътисад министары Артем Здунов. Банк-агентлар аркылы 31,9 млрд сум акча түләнгән. Бу барлык сумманың 70 проценты чамасы диде министр. Шулай ук, 12 гыйнварда ИнтехБанк клиентларына да түләүләр башланачак дип белдерде ул.

"Исегезгә төшерәм, Акча салуны иминиятләштерү агентлыгы 12 гыйнвардан банк-агентлар аркылы "Интехбанк" Гаммәви акционерлык җәмгыяте кертемчеләренең акчаларын кире кайтара башлаячак. Конкурс сайлавы буенча, акча түләүне өч банк тормышка ашырачак: Саклык банкы, ВТБ 24 и "Ак Барс" банкы. Кичәге көннән башлап бу эшне "Ак барс" банкы, ә 4 гыйнвардан калган банклар тормышка ашыра башлаячак", - диде Артем Здунов.

Исегезгә төшерәбез, Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаны кире кайтару буенча 524-90-90 номерына шалтыртып белешеп була. Ул иртәге 8:00 дән кичке 20:00 кадәр эшли.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татфондбанктан 86 меңнән артык татарстанлы үз акчасын кайтара алган