Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татфондбанкка акча салганнарга бүгеннән иминият акчаларын түлиләр

Иминиятләштерелгән кертемнәрен банк-агентларда алу өчен паспорт күрсәтергә һәм гариза язарга кирәк була. (Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыятенә акча салганнарга бүген биш банкта иминият акчаларын түли башлыйлар. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы әлеге банк клиентларын фамилиясенең беренче хәрефе буенча бүлде, акчаларын алу өчен кайсы банкка мөрәҗәгать итәргә икәнен таблицадан карап...

Иминиятләштерелгән кертемнәрен банк-агентларда алу өчен паспорт күрсәтергә һәм гариза язарга кирәк була.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыятенә акча салганнарга бүген биш банкта иминият акчаларын түли башлыйлар. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы әлеге банк клиентларын фамилиясенең беренче хәрефе буенча бүлде, акчаларын алу өчен кайсы банкка мөрәҗәгать итәргә икәнен таблицадан карап була. Моның өчен 26 декабрьдән башлап агентлык сайтындагы «Найти свой банк-агент» сервисыннан файдалану мөмкинлеге каралган («Страхование вкладов/Страховые случаи/"Татфондбанк" (ПАО)»).

Кертемчеләрне кайсы банк-агент аша акчаларын алачаклары, аларның подразделениеләре, эш тәртибе турындагы мәгълүмат Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы сайтында бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татфондбанкка акча салганнарга бүгеннән иминият акчаларын түлиләр