Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның социаль яклау хезмәткәрләре Азнакайга җыелды

27 августта Азнакайда республиканың социаль яклау идарәләре һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре җитәкчеләре киңәшмәсе узды. - Һәр муниципаль районда мондый күчмә киңәшмәләр үткәрәбез. Быел менә Азнакайны сайладык. Урак өстенең кызган чагы булуга һәм бик күп башка мөһим чаралар көтелүгә карамастан, район башлыгы каршы килмәде, җылы кабул итүләре өчен...

27 августта Азнакайда республиканың социаль яклау идарәләре һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре җитәкчеләре киңәшмәсе узды.

- Һәр муниципаль районда мондый күчмә киңәшмәләр үткәрәбез. Быел менә Азнакайны сайладык. Урак өстенең кызган чагы булуга һәм бик күп башка мөһим чаралар көтелүгә карамастан, район башлыгы каршы килмәде, җылы кабул итүләре өчен рәхмәт, - диде Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов.

Кунаклар Актүбәнең картлар һәм инвалидлар йортында, "Ак чишмә" тернәкләндерү үзәгендә, Чалпы социаль-тернәкләндерү бүлегендә булдылар.

- Азнакай районында социаль объектларның барысы да тулы көченә эшли, халыкка яхшы хезмәт күрсәтәләр, - диде Азат Габделәхәтов.

Пленар утырышта сүз Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек мәсьәләләренә багышланды.

- Безнең районда иң беренчеләрдән булып тыл ветераннарына һәм һәм сугыш чоры балаларына һәйкәлләр ачылды. Шәһәрдә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга багышланган һәйкәл яңартыла, анда яу кырында башын салган 13 меңнән артык якташыбызның исеме уеп язылачак. Шулай ук барлык авылларда һәйкәлләр төзекләндерелде һәм мемориаль такталар ачылды, - дип Азнакай мунципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге юнәлештә башкарыла торган эшләр белән таныштырды.

Районда һәр сугыш һәм тыл ветеранының социаль паспорты эшләнгән. Аларның һәрберсен район җитәкчелеге туган көннәре, юбилейлары белән өйләренә барып тәбрикли. Социаль учреждениеләрне төзекләндерүгә һәм җиһазландыруга җирле бюджеттан зур ярдәм күрсәтелә. Узган ел районда 48 млн сумлык хәйрия эшләре башкарылган.

Марсель Шәйдуллин шушы көннәрдә Тымытыкта тернәкләндерү үзәге ачылачагын хәбәр итте. Бу эштә нефтьчеләр 5 млн сумлык ярдәм күрсәткән. Шулай ук планда - инвалид балаларны тернәкләндерү үзәген ачу. Республика программасыннан тыш, район бюджеты хисабыннан күп фатирлы торак йорт подъездларына 30 га якын пандус куелган.

"Азнакай" фонды аша мохтаж гаиләләргә, инвалидларга, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтелә.

- Мондый күчмә киңәшмәләрдә тәҗрибә аласың, үзеңдә җитешмәгән якларны ачыклап төзәтәсең. Азнакайда социаль учреждениеләргә район җитәкчелегенең һәм нефтьчеләрнең шундый игътибарын күреп-ишетеп сокландым, - ди Балык Бистәсе районы социаль яклау бүлеге начальнигы Айгөл Вафина.

Резеда ШӘРИПОВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанның социаль яклау хезмәткәрләре Азнакайга җыелды