Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстаннан 105 бала Мәскәүдәге Яңа ел чыршысына китте

Алар арасында олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм башка югары нәтиҗәләргә ирешкән балалар бар.

Татарстаннан 105 бала иртәгә башкалабыз Мәскәүдә узачак Яңа ел чыршысына китте, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Бәйрәмдә олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм башка югары нәтиҗәләргә ирешкән сигездән унөч яшькә кадәрге балалар бар.
Тантанага шулай ук геройлык кылган балалар да чакырулы. Алар арасында 13 яшьлек Илфат Әюпов та бар. Ул тугыз яшьлек малайны суда батудан коткарган.
“Күпердә утырып балык тоткан вакытта, шуннан велосипед белән баручы малай елгага төшеп китте. Мин күпердән сикереп, аны судан алып чыктым. Курыкмадым, әти-әниләр дә мактады, мәктәптә медаль бирделәр, – ди ул. 
Елизавета Куркина җиде ел җыр белән шөгыльләнә.

 
– «Йолдызлык»та, төрле бәйгеләрдә катнашам. Мәскәүдә үземә бик күп яңа дуслар табарга телим», – диде Елизавета.


Балаларны илебез башкаласында ике көнлек кызыклы сәфәр көтә.

Фото: Александр Эшкинин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев