Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре эшли башлаячак

Татарстанда коронавируска бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчәргә планлаштыралар.

Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә белдергән.

«Без коронавирус белән бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчеш мөмкинлеген федераль хезмәт белән килештердек. Хәзер чикләү чараларын өлешчә бетерү мәсьәләсе карала. Татарстан Министрлар Кабинетының бу хакта карары чыгачак. 24-25 июньнән соң чикләүләрне бетерүнең алдагы этаплары турында ачыграк мәгълүмат булачак», — ди Авдонина.

Карар көченә кергәннән соң, җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре эше кабат башланачак. Шулай ук, мәйданы 800 квадрат метрдан артмаган, аерым керү ишеге булган сәүдә объектларына ачылу рөхсәт ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев