Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда мошенниклыкта шикләнелүчеләр эзләнелә

80 яшьлек әбинең меңнәрен үзләштереп качкан яшьләрнең кемлеге ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары башкарыла Татарстанда мошенниклыкта шикләнелүчеләр эзләнелә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы шул хакта ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Җинаять 4 июнь көнне кылына. Көндезге 3ләр тирәсендә зыян күрүче өенә 4 билгесез адәмне - 2 егетне һәм 2 кызны кертә. Пенсионер...

80 яшьлек әбинең меңнәрен үзләштереп качкан яшьләрнең кемлеге ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары башкарыла

Татарстанда мошенниклыкта шикләнелүчеләр эзләнелә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы шул хакта ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Җинаять 4 июнь көнне кылына. Көндезге 3ләр тирәсендә зыян күрүче өенә 4 билгесез адәмне - 2 егетне һәм 2 кызны кертә. Пенсионер хатын-кыз сүзләренә караганда, алар үзләрен газ хезмәткәрләре буларак таныштырган һәм планлы тикшерү үткәрелүе турында әйткән. Шул ук вакытта ялган хезмәткәрләр нинди газ плитәсе урнаштырылуы, профилактик эшләрнең кайчан уздырылуы белән кызыксынган. 80 яшьлек әби, үз чиратында, плитәгә берничә дистә ел булуын, аны күптән инде беркем тикшермәве турында сөйләп биргән. Шулчак яшьләр аш бүлмәсенә узып, җиһазның техник торышын тикшергән. Җилләткеч торбаны, плитә һәм духовканы тикшергәннән соң, аларның берсе барлык җиһазларны тиз арада яңага алмаштырырга һәм төзәтергә кирәклеген әйткән. Егет тәгаенләгәнчә, аларда пенсионерларга ташламалар каралган һәм 200 мең сум урынына нибары 130 мең сум түләргә кирәк икән.

Әби билгесез адәмнәрнең сүзләренә ышанган һәм аларны ире белән бергә фатирда калдырып, кирәкле сумманы алыр өчен банкка киткән. Кире кайтканда, яшьләрнең берсе аны подъезд төбендә каршы алган һәм хәзер үк кирәкле товарны алырга китәчәге, ә бригаданың аны фатирда көтеп торуы турында әйткән. Зыян күрүче документларсыз һәм распискасыз гына барлык сумманы биреп, өенә кергән, әмма биредә инде беркем дә булмаган. Берничә сәгать көткәннән соң гына ул мошенниклар ятьмәсенә эләгүен аңлап алган һәм әлеге хәл турында полициягә хәбәр иткән.

Хәзерге вакытта бу очрак буенча РФ Җинаять кодексының159нчы маддәсенең 2нче өлешендә каралган сыйфатлар ("Мошенниклык") буенча эш кузгатылган.

Полицейскийлар тарафыннан шикләнелүчеләрнең кемлеген ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары башкарыла, тышкы видеокүзәтү камера язмалары өйрәнелә. Шикаять бирүче тасвирлавы буенча фаразланган җинаятьчеләрнең берсенең фотороботы төзелгән.

Әлеге җинаятьнең ни рәвешле килеп чыгуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучылар, шикләнелүчеләрнең кемлеген ачыклауда ярдәм итә алучыларның "Гагаринский" полиция бүлегенә (843) 221-47-52, шулай ук 02, 052 телефоннарына шалтыратып хәбәр итүләре сорала.

Материал http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда мошенниклыкта шикләнелүчеләр эзләнелә