Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда мәгариф бүлеге башлыгы эшкә "үле җан" алган өчен хөкем ителгән

Суд Татарстан Югары Ослан районы мәгариф бүлеге башлыгын мошенниклыкта гаепле дип таныды. (Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Югары Ослан районы суды җирле мәгариф бүлеге башлыгы Вилен Касыймовны мошенниклыкта гаепле дип тапкан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Тикшерү мәгълүматлары буенча 2015 елның августында Касыймов Югары...

Суд Татарстан Югары Ослан районы мәгариф бүлеге башлыгын мошенниклыкта гаепле дип таныды.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Югары Ослан районы суды җирле мәгариф бүлеге башлыгы Вилен Касыймовны мошенниклыкта гаепле дип тапкан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча 2015 елның августында Касыймов Югары Осланның бер мәктәбенә биредә яшәүчене директорның мәгълүматлаштыру буенча урынбасары итеп ярты ставкага "эшкә урнаштырган". Аның хезмәт хакын Касыймов үзе алып барган.

Ачыкланганча, биредә яшәүче, ялган рәвештә эшкә рәсмиләштергәнче бер ай алдан Касыймовка эшкә алуын сорап килгән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесенә документларын да тапшырган булган. Әмма ул үзен эшкә урнаштыруларын белмәгән дә.

49 мең сум хезмәт хакын Касыймов үзе үзләштергән. "Үле җанны"эшкә урнаштыру факты ачыклангач полиция "мошеннниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Суд карары белән Вилен Касыймовка 100 мең сум штраф салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Татарстанда мәгариф бүлеге башлыгы эшкә "үле җан" алган өчен хөкем ителгән

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда мәгариф бүлеге башлыгы эшкә "үле җан" алган өчен хөкем ителгән