Авыл җирлеге башлыгы ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән гамьсезлектә гаепләнелә. "Авыл җирлеге башлыгы буларак җаваплылык тотам. Әлеге гаиләне күзәтеп бетерә алмадым. Үз гаебем барлыгын тоям, фаҗиганы бик авыр кичерәм", - дигән авыл башлыгы тикшерү эше барышында.
Тикшерү органнары фаразы буенча, авыл җирлеге башлыгы күп балалы гаилә яшәгән йортка газ бирүнең туктатылуын, шул сәбәпле электр җылыту җиһазлары файдаланылуын белгән. Әмма булышу өчен чара күрмәгән.
Янып үлгән 5 балага 10 яшь тә тулмаган иде...
Нет комментариев