Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Татарстанда көчле бозлавык көтелә
Көндез республика территориясендә 2 градуска кадәр җылы булачак Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген, 4 февральдә, республика буенча урыны белән һәм Казанда көчле бозлавык көтелә. Шулай ук вакыт белән кар, юеш кар, көндез карлы яңгыр да ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын. Алдагы төндә термометр баганалары 0-4 градус салкын күрстәчәк, көндез 0-2...
Көндез республика территориясендә 2 градуска кадәр җылы булачак
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген, 4 февральдә, республика буенча урыны белән һәм Казанда көчле бозлавык көтелә. Шулай ук вакыт белән кар, юеш кар, көндез карлы яңгыр да ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын.
Алдагы төндә термометр баганалары 0-4 градус салкын күрстәчәк, көндез 0-2 градус җылы көтелә. Республиканың көньяк районнарында җылырак, көнчыгышта салкынчарак булачак.
Казанда шулай ук юеш кар көтелә. 4 февраль төнендә һава температурасы 0-2 градус салкын тәшкил итәчәк. Көндез 2 градуска кадәр җылатачак.
5 февральгә каршы төндә күпчелек районнарда юеш кар, аерым районнарда буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы 2-7 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/02/03/117946/ сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев