Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда илкүләм проект буенча өлкән яшьтәгеләрне медицина оешмасына бушлай йөртәләр

2024 ел башыннан Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге 36,5 мең кеше диспансеризация, вакцинация һәм башка төр медицина процедуралары узу өчен медицина учреждениеләренә бушлай барып кайту хезмәтеннән файдаланган.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, өлкән гражданнарны йөртә торган махсуслашкан транспорт сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә яраклаштырып җиһазландырылган.

Әлеге хезмәт Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылучы «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә күрсәтелә. Ул өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә, актив озын гомер яшәү өчен шартлар тудыруга (һ.б.) юнәлдерелгән.

Мәсәлән, узган ел халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белән медицина учреждениеләренең хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә 61,7 мең татарстанлы район хастаханәләрендә тикшеренеп һәм дәваланып кайткан.

2024 елда әлеге медицина хезмәте белән якынча 57 мең гражданны колачларга планлаштырыла. Әйтелгәнчә, 36 меңнән артык кеше аңардан файдаланган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев