Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда фура белән җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә өч кешенең гомере өзелгән

Татарстанның Зәй районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч кешенең гомере өзелгән һәм тагын бер кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге хәбәр итә. Якынча мәгълүматларга караганда, һәлакәт кичә 18.45 сәгатьтә Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 18 км да булган. «ВАЗ-2105» автомобиле белән идарә итүче 61 яшьлек ир-ат куркынычсызлык...

Татарстанның Зәй районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч кешенең гомере өзелгән һәм тагын бер кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге хәбәр итә.
Якынча мәгълүматларга караганда, һәлакәт кичә 18.45 сәгатьтә Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 18 км да булган. «ВАЗ-2105» автомобиле белән идарә итүче 61 яшьлек ир-ат куркынычсызлык тизлеген һәм ян-як интервалын сакламаган. Шулай итеп каршы килүче Mercedes-Benz йөк машинасына бәрелгән.
Машина йөртүче һәм аның 82, 58 яшьлек пассажирлары алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәте урыныннан 12 яшьлек пассажир хастаханәгә озатылган.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/12/30/105015/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда фура белән җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә өч кешенең гомере өзелгән