Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале хәлләргә бәйле рәвештә оештырылган. Рәсми мәгълүматлар буенча, әлеге террор акты нәтиҗәсендә 334 кеше үлде - аларның 186сы балалар, 15е укытучылар, 10ысы хәрбиләр, калганнары әти-әниләр һәм килгән кунаклар. 900дән артык кеше төрле җәрәхәтләр алды.
Татарстан җирендә күп еллар дәвамында йөздән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, бер-берсенең гореф-гадәтләренә, мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт - республикабызда тынычлыкның һәм иминлекнең төп нигез ташы.
Әмма соңгы вакытта илдә террорчылык очраклары ешайды, башкаларга зыян кылу теләге белән яшәүче экстремистлар күбәйде. Кызганычка, республикабызны да мондый күренешләр читләтеп узмады.
Россиядә, шул исәптән безнең республикада, терроризм, экстремизм очракларын булдырмау өчен җитди көрәш алып барыла. Әйтик, сентябрь аенда республикада экстремизмга каршы айлык уза. Аның кысаларында толерантлыкны формалаштыруга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә.
Бүген мәктәпләрдә һәм белем бирү учреждениеләрендә "Экстремизмга - юк!" исеме астында махсус дәресләр, бу темага багышланган түгәрәк өстәлләр, лекция һәм тематик кичәләр уза. Шул рәвешле балалар һәм яшьләргә төрле канунсыз формаль булмаган берләшмәләр турында сөйлиләр, аларга кушылырга ярамаганлыгын аңлаталар, гражданлык һәм патриотизм хисен тәрбиялиләр.
Ватаныбызның көч-куәтен арттыру, илнең бөтенлеген, тынычлыгын саклау, терроризмның һәртөрле күренешләренә каршы тору өчен мондый дәресләрнең әһәмияте зур дип саный белгечләр.
Нет комментариев