Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 18 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 12 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми. Республикада төнлә һәм иртән томан төшү ихтималы бар. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 7-12, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкынайта. Көндез чагыштырмача җылырак - 0-5 градус...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 12 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми.

Республикада төнлә һәм иртән томан төшү ихтималы бар. Юлларда бозлавык саклана.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 7-12, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкынайта. Көндез чагыштырмача җылырак - 0-5 градус кына салкын булачак.

Казанда шулай ук аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнге сәгатьләрдә 8-10, аязганда 13 градуска кадәр салкын булса, көндез 3 градус кына салкын булыр дип фаразланыла.

13 февральгә каршы төндә явым-төшем вәгъдә ителми. Һава температурасы 13, аязган вакытта 18 градус салкын була, ди синоптиклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев