Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Азнакайда халыкны кабул итте

Чәршәмбе көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов халыкны кабул итте. Беренче карашка шәхси кебек тоелса да, күп кеше уртак борчыган мәсьәләне күтәрде. Мәсәлән, Мәгъсүм Шәрипов торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларыннан канәгать түгел. "Гомуми мәйданнарны җыештырган өчен нигә мин фатирның квадрат мәйданыннан чыгып түләргә тиеш?"...

Чәршәмбе көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов халыкны кабул итте.

Беренче карашка шәхси кебек тоелса да, күп кеше уртак борчыган мәсьәләне күтәрде. Мәсәлән, Мәгъсүм Шәрипов торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларыннан канәгать түгел. "Гомуми мәйданнарны җыештырган өчен нигә мин фатирның квадрат мәйданыннан чыгып түләргә тиеш?" - ди ул. Кайчандыр аны фатирда яшәүчеләр саныннан да түләтеп карадылар.

Монда да канәгатьсезлек туды, чөнки фатирда бер кеше пропискада булып, бишәү яшәргә мөмкин, ә түләү - бер кеше өчен генә алына. "Муниципалетларда да тарифлар федераль законга нигезләнеп билгеләнә", - дип аңлатуга карамастан, Мәгъсүм ага үз фикерендә калды. Гомумән, торак-коммуналь хуҗалыгы - ул иң күп сорау туа торган өлкәләрнең берсе бүген.

Актүбәдән Марат Мәҗитов кышын салкын булгач, 2009 елда үзәк җылылылык системасын өздереп, фатирында ике контурлы котел урнаштырган. Ә 2011 елда күпфатирлы торак йортларга мондый котеллар урнаштыруны тыя торган закон чыккан. Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты Мәҗитовның бу адымын законсыз дип исәпли. Суд карары да әлегә фатир хуҗасы ягында түгел. Юстиция министры урынбасары аңа яңадан судка гариза белән мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.


"Ни өчен Татарстанда "Сугыш балалары" дигән статус юк?" - дип мөрәҗәгать иткән Рәит Ханнановның соравы бик яшьли тормыш камытын кияргә мәҗбүр булган, "әти" дип әйтергә тилмереп үскән күпләрне борчый. Мөхәррәм Ибәтов аңа республикада мондый закон проектының әзер булуын белдерде. Бәлкем депутатларның яңа составы аны кабул да итәр.


Фәридә Шакирова исә Подстанциядә яшәүчеләрнең гозерләрен җиткерергә килгән. Биредә юл начар хәлдә, балалар мәйданчыгы юк, сукбай этләр җыелып ята торган бина да балалар өчен куркыныч тудыра. Шулай ук шәһәр белән ике арада тротуар сорый халык, юкса олы юлдан йөрергә мәҗбүрләр, машина бәрдереп китү очраклары да булгалаган.


Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров Подстанция эчендәге юлның сентябрьдә ремонтланачагын белдерде, ә тротуарны киләсе елда планга кертергә вәгъдә бирде. Якын арада балалар мәйданчыгы да урнаштырылачак.


Халык белән җитәкчеләрнең мондый аралашуы - ул ике яклы элемтә, аның барышында яшеренеп яткан, ачыкланмаган күпме мәсьәләләр өскә калка, әнә шулай хәл итү юллары табыла.
Әле бит шәхси сораулары белән килүчеләр дә бар. Кемдер Казанга барып, министр ишеген шакырга җөрьәт итми, ә үз җиреңдә, үз өеңдә дигәндәй, стеналар да көч бирә.


"Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге быел гына да төрле югарылыктагы депутатлар, җитәкчеләр катнашында 259 кабул итү оештырган. 244 сорауның 169ы уңай хәл ителгән, консультацияләр бирелгән.


"Чирен яшергән үлгән", "Еламаган балага имезлек бирмиләр" дигән мәкальләр бар безнең халыкта. Сорауларны эчкә җыеп ятмаска, менә шундый кабул итүләр вакытында бирергә кирәк, файдасы тими калмас.

Резеда ШӘРИПОВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Азнакайда халыкны кабул итте