Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков Азнакайда гражданнарны кабул итү уздырды

Кредитымны түләп бетердем дип, тынычлап, иркенләп калырга ашыкмагыз әле. Әнә очрашуга килгән бер ханым еламый гына. Кредитын түләп бетергәнгә 6 ел вакыт узган. Ә көннәрдән бер көнне банкка акча түлисе барын белгертеп, квитанция килеп төшә. Көнен-төнен телефон да тынмый. Имештер, 200 сум әҗәт калган да, шул акча процентлары белән еллар...


Кредитымны түләп бетердем дип, тынычлап, иркенләп калырга ашыкмагыз әле. Әнә очрашуга килгән бер ханым еламый гына. Кредитын түләп бетергәнгә 6 ел вакыт узган. Ә көннәрдән бер көнне банкка акча түлисе барын белгертеп, квитанция килеп төшә. Көнен-төнен телефон да тынмый. Имештер, 200 сум әҗәт калган да, шул акча процентлары белән еллар узган саен 6 мең сумга кадәр җиткән. Ни өчен шулкадәр вакыт эчендә клиентка бер дә хәбәр бирмәүләре дә аңлашыладыр. Мондый очракта, тизрәк барып түләүчеләр дә юк түгелдер, чөнки процент бит көне, сәгате белән акча исәпли тора. Мошенниклар хәзер акча эшләүнең әллә нинди юлларын да кулланалар.
- Алар яхшы белгеч, психологлар да, кешене ышандыру, төрле ялгыш адымга тарту өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнлеген яхшы беләләр. Шулкадәр вакыт үткәннән соң, акча таләп итәргә тиеш түгелләр, - дип Илдус Нәфыйков мондый очракта тизрәк хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.
Очрашуда юл-транспорт вакыйгалары буенча да мөрәҗәгатьләр күп булды.
Икенче бер ханым улының мотоцикл белән машинага бәрелеп, күптөрле яралар алуы, операцияләр ясатуы турында сөйләде. Киләчәктә эшли алмау куркынычы да бар икән. Ханым, әлбәттә, машина йөртүченең җәза алуын таләп итә. Татарстан прокурары булган документларны бер кат укып чыгуга ук, гаепнең ике якта да булуын әйтте. Мотоциклчы тизлекне арттырса, 80 яшьлек машина йөртүче бәлки күреп бетермәгәндер. Шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиев әлеге эшнең кабат тикшерелүен әйтте.
Шәхсән үземнең дә (автор Нәсимә Фазлыева) өлкән яшьтәге машина йөртүче гаебе белән кулым имгәнде. Шуңа да:
- Нинди яшьтә булуга да карамастан, машина йөртергә рөхсәт ителәме? - дигән соравымны биреп калырга ашыктым.
- Өлкән яшьтә булу машина йөртү хокукын чикләми. Медицина белешмәсе яхшы икән, рөхсәт, - дигән җавап ишеттем.
Димәк, сәламәтлеге яхшы икән, 90 яшьлекләр дә машина йөртергә хокуклы. Авырлыгын үз җилкәмдә татыгач, бу яшьтә кешенең машина йөртерлек сәламәт булуына бер дә ышанасы килми шул. Мине бәрдерткән бабай да, ярты елдан правасын алып рульгә утырды. Һәм нәрсә булды дисез? Ул кабат кеше таптатты.
... Сораулар күп һәм кызыклы булды. Берләрен субсидия алу мәсьәләсе кызыксындырса, икенчеләре "ниндидер бер эш чорының стажга кермәве"ннән зарлана, өченчеләрен инде бик күпләребезне төп башына утырткан "ваучер" язмышы борчый. Бу сорауларның күпчелегенә төптән тикшерми торып, җавап бирүе мөмкин дә түгел. Әмма Татарстан прокуроры һәммәсенә эшлекле киңәшләрен бирде. Кабул итү барышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевнең дә булуы мөрәҗәгать итүчеләрнең гозерләрен уңай хәл итәргә ярдәм итте.
- Күңелемне басып торган йөгем төшкәндәй булды, җиңеләеп киттем, - дия-дия рәхмәтләрен укыды Камәрия апа.
Ахырдан Илдус Нәфыйков белән бераз әңгәмә оештырып алдык:
- Районнар буенча йөрим, халкы, аларның проблемалары белән танышам, - ди берничә ай элек кенә үз эшен башлап җибәргән прокурор. - Гомумән алганда азнакайлылардан җитәкчелек, хокук саклау органнары эшчәнлегенә карата шикаятьләр бик аз. Бу җитәкчелек һәм халык бердәм булып, үзара аңлашып эшли, дигән фикер калдыра. Коррупция, наркомания, эчкечелек кебек яман гадәтләргә каршы да бергәләп көрәшергә кирәк. Бу күренешләр беркемне дә битараф калдырмасын иде. Шул чагында гына нинди дә булса нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нђфыйков Азнакайда гражданнарны кабул итү уздырды