Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Президенты Зәй районында фаҗига сәбәпле Удмуртия башлыгының кайгысын уртаклашты

Самарадан Ижевскига баручы автобус йөк машинасы белән бәрелешеп, 13кеше һәлак була. (Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, Удмуртия башлыгы Александр Бречаловның кайгысын уртаклашты. Искәртеп үтик, "Татар-информ"да бүген төнлә 00.37 Зәйдән чыкканда, Әлмәткә бару юлында, "Неоплан" пассажир автобусы "КАМАЗ" йөк автомобиле белән бәрелешүе хакында...

Самарадан Ижевскига баручы автобус йөк машинасы белән бәрелешеп, 13кеше һәлак була.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, Удмуртия башлыгы Александр Бречаловның кайгысын уртаклашты.

Искәртеп үтик, "Татар-информ"да бүген төнлә 00.37 Зәйдән чыкканда, Әлмәткә бару юлында, "Неоплан" пассажир автобусы "КАМАЗ" йөк автомобиле белән бәрелешүе хакында хәбәр ителгән иде. Бәрелешкәннән соң Самарадан Ижауга баручы автобусы юл кырыена төшеп, янып киткән.

Фаҗига нәтиҗәсендә 13кеше һәлак була, шул исәптән ике бала. Тагын 15 кеше зыян күргән.

"Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән кичә төнлә Самарадан Ижауга баручы автобус белән булган коточкыч фаҗига сәбәпле, ихластан кайгыгызны уртаклашам.

Күпсанлы кешеләр, шул исәптән балаларның һәлак булуына китергән фаҗига турындагы хәбәр безнең күңелләрне кузгатты. Һәлак булучыларның якыннары, туганнарының кайгысын уртаклашабыз, зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен телибез", - диелгән Татарстан Президенты юллаган телеграммада.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев