Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Президенты Азнакайда яңа мәктәп ачуда катнашты

Быелгы 1 сентябрь Азнакай тарихына заманча яңа мәктәп ачылу белән уелып калыр. Әлеге тантаналы вакыйгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Мәктәп шәһәребезнең киң төзелеш...

Быелгы 1 сентябрь Азнакай тарихына заманча яңа мәктәп ачылу белән уелып калыр. Әлеге тантаналы вакыйгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Мәктәп шәһәребезнең киң төзелеш алган көньяк-көнчыгыш микрорайонында урнашкан. Быел биредә 144 фатирлы торак йортның икенче чираты - 96 фатир файдалануга тапшырылачак, социаль ипотека буенча "Татнефть" ААҖ хезмәткәрләре өчен 90 фатирлы торак йорт төзелә. Микрорайонда 7 меңнән артык кеше яши, аларның күпчелеге яшь гаиләләр, шуңа күрә балалар бакчасы һәм мәктәп бик урынлы. Узган ел "Тамчыкай" балалар бакчасы сафка басса, инде менә 1 сентябрьдә 365 укучы белем учагы бусагасын атлап керде, шуларның 56 сы - "беренче"ләр. Педагогик коллектив белән берлектә укучыларның 115 е Азнакай 1 нче мәктәбеннән күчерелгән һәм яңа мәктәп тә 1 нче саны белән йөриячәк.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин районга булган һәрдаим ярдәм, игътибар өчен Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде.

Быел гына да республика бюджетыннан авылларда су челтәрләрен реконструкцияләргә - 15 млн сум, фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлауга - 0,5 млн сум, 4 мәктәптә капиталь ремонт үткәрүгә - 64,2 млн сум, алты спорт мәйданчыгы урнаштыру өчен 8,7 млн сум, Чалпы һәм Актүбә амбулаторияләрен ремонтлауга - 4 млн. сум бирелгән. Республика ярдәме белән Күктәкәдә - ФАП, Кәкре Елгада - ветеринар пункт, Мәндәйдә яңа клуб ачылды. Шулай ук 35 күп фатирлы торак йортта 90 млн сумлык капиталь ремонт эшләре бара.

Марсель Шәйдуллин кыска вакыт эчендә укыту-тәрбия комплексын төзегән "Арслан" ширкәтенә дә рәхмәт әйтте.

Татарстан Республикасы Президенты укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны Белем көне белән тәбрикләде. Республикабызда бик күп социаль объектлар, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәпләр төзелүен, бу эшләрне нефтьчеләр ярдәменнән башка күз алдына да китереп булмавын ассызыклап үтте. Ул яңа мәктәпкә интерактив җиһазлар алу өчен сертификат бүләк итте.

Кызыл тасманы кискәннән соң, Татарстан Президенты һәм башка кунаклар укыту класслары, ашханә, актлар һәм спорт заллары, китапханә, уку залы, бассейн белән таныштылар. Мәктәптә шулай ук башлангыч звено өчен озынайтылган көн класслары, 44 урынлык 3 йокы бүлмәсе, педагог-психолог, табиб, стоматология кабинетлары, 5-11 сыйныфлар өчен лабораторияләр, кулинария, агач һәм тимер, тукымалар эшкәртү буенча мастерскойлар бар. Мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы булдырылган.

Кунаклар монда уку-укытуның заманча технологияләре кулланыланылачагын, техник иҗат, спорт һәм сәнгать белән шөгыльләнү өчен киң мөмкинлекләр булуын күрделәр.

- 1936 елда төзелгән 1 нче мәктәп бүген нигезен яңарта. Бик дулкынландыргыч хисләр кичерәбез. Бу белем учагы - хыялларыбызның тормышка ашуы, - ди яңа мәктәп директоры Гүзәл Муллагалиева.

Заман таләпләренә җавап бирерлек әлеге бина төзелешенә республика бюджетыннан 203 млн сум акча бирелгән. Мебель алуга һәм уку класслары белән мастерскойларны җиһазлауга 14 млн сумга якын, ашханәне җиһазлауга 3 млн 700 мең сумга якын акча тотылган.

Мәктәп территориясендә Татарстан Президенты утырткан агач та үсәчәк.

- Кызыбыз Элина 1 нче сыйныфка бара. Мәктәбе өебезгә якын булганга бик куандык. Аннан соң, бинасы әллә каян балкып, үзенә тартып тора. Безгә бик ошады. Президентыбызга, район җитәкчеләренә зур рәхмәт, - ди Резеда Шәрифуллина.

Яңа мәктәп ачу тантанасыннан соң кунаклар Яшьләр паркында 1 нче сыйныфлар бәйрәмен карады. Быел шәһәребездә тәүге тапкыр алар өчен шундый күңелле чара оештырылды. Укучылар Татарстан Республикасы Президенты һәм Азнакай муниципаль район башлыгы бүләкләрен дә алдылар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Җиңүнең 70 еллыгы" паркы белән дә танышты. Нефтьчеләр урамы буенча "Шифа" күп функцияле сәүдә комплексы, мәчет, православие храмы, музей комплексы белән беррәттән төзелүче бу паркта Бөек Ватан сугышына багышланган мемориаль такта куелачак, балалар һәм спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Азнакай районыннан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары аллеясы исә якташ каһарманнарыбызның исемен мәңгеләштерәчәк. Биредә төзеләчәк һәйкәлгә конкурс игълан ителгән. Паркта инде агач-куаклар шаулап утыра, Кара елга буе реконструкцияләнә, буалар челтәрен төзү төгәлләнеп килә, елга аша сәнгатьләп эшләнгән күперчек салынган.

Биредәге музей исә халкыбызның барлык традицион һәм мәдәни мирасын туплаган тулы бер комплекс булачак, агач буралардан ясалган кечкенә авылны хәтерләтәчәк. Экспозицияләр дүрт күргәзмә залда урын алачак, барлык коллекцияләр киңәйтелгән күләмдә урнашачак. Шәхси коллекцияләр бүлеге яңартылачак. Яңа комплекста төрле истәлекле вакыйгаларга багышланган чаралар, районның күренекле кешеләре белән очрашулар өчен конференцияләр залы булдыру, ачык һавада да төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.

Татарстан Президентын паркта бер төркем сугыш ветераннары каршылады һәм республикадагы, райондагы уңай үзгәрешләргә бик шат булуларын белдерделәр. Рөстәм Миңнеханов аларга бүгенге матур тормышны - Җиңү яулаулары өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты "Восток" сәүдә-күңел ачу үзәген дә карап узды. 1 сентябрьдә аның беренче каты эшләп китте. Бу үзәк тә халыкның ял итү урыны булачак, сәүдә павильоннарыннан тыш, биредә заманча берничә кинотетар, боулинг-клуб та урнашачак.

Рөстәм Миңнеханов соңыннан Мәдәният йортында район активы белән очрашты.

Сүз уңаеннан

Районда 25 мәктәп бар. Аларда барлыгы 6679 укучы белем ала. Өч мәктәп - инновацион, аларда төрле фәннәр тирәнтен өйрәтелә, икесе - махсус коррекцион.

Резеда ШӘРИПОВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Президенты Азнакайда яңа мәктәп ачуда катнашты