Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан нанотехнологияләр нигезендә инновацион дарулар җитештерә башларга мөмкин

«Нанолек» яңа вакциналар, ВИЧ-инфекцияле һәм яман шеш белән авыручыларны дәвалау чаралары җитештерүдә хезмәттәшлекә өнди. (Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Киров өлкәсендә биомедицина комплексы төзегән Мәскәү «Нанолек» биофармацевтика компаниясе «Татхимфармпрепараты» ААҖ белән бергә импорт урынына инновацион препаратлар җитештерү буенча кооперацияне җайга салырга исәп тота. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы...

«Нанолек» яңа вакциналар, ВИЧ-инфекцияле һәм яман шеш белән авыручыларны дәвалау чаралары җитештерүдә хезмәттәшлекә өнди.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Киров өлкәсендә биомедицина комплексы төзегән Мәскәү «Нанолек» биофармацевтика компаниясе «Татхимфармпрепараты» ААҖ белән бергә импорт урынына инновацион препаратлар җитештерү буенча кооперацияне җайга салырга исәп тота. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы утырышында «Нанолек» ҖЧҖ президенты Владимир Христенко сөйләде.

Аерым алганда, яңа вакциналар балалар өчен хәтәр түгел, дип, ул, нәтиҗәдә, табибларга баруларны 2 тапкыр киметү мөмкинлеге бирәчәк, диде.

«РОСНАНО» ДК ярдәмендә 2011 елда нигезләнгән «Нанолек» продукциясе социаль әһәмияттәге авыруларны кисәтү һәм дәвалауга юнәлдерелгән. Төп юнәлеше буларак Россиядә беренче җитештерелгән пентавакцинаны (ул Франциянең "Sanofi Pasteur" компаниясе белән берлектәге проект) әйтергә була. «Нанолек» быел октябрьдә вакциналарны эшләп чыгара башлады.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә хәтәрлек төркемендәге балалар өчен бума ютәлсез компонентлы комбинацияләнгән вакцинага ихтыяҗ булуы ачыкланды, дип белдерде Христенко. «Татхимфармпрепараты» ААҖ белән хәзер «Нанолек» ҖЧҖ производствосын, аерым алганда, төргәкләү линисен урнаштыру буенча эш алып барыла. ВИЧ-инфекцияле һәм яман шеш белән авыручыларны дәвалау өчен препаратлар җитештерү проекты бәяләнә.

Бүгенге утырышка рәислек иткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нанолек»ка Татарстанның фәнни куәтен файдаланырга тәкъдим итте. Республика, үз чиратында, чит илләрдән кертелә торган товар урынына үзебездә эшләнгән продукциянең бәяләр буенча көндәшлеккә сәләтлесенә өстенлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан нанотехнологияләр нигезендә инновацион дарулар җитештерә башларга мөмкин