Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан икътисады ни хәлдә? (НӘТИҖӘ)

2015 ел Татарстан өчен шактый катлаулы булды. Нефтькә бәя төшү, валюта тирбәнешләре, санкцияләр, дөньякүләм икътисади үсеш темплары кимү Татарстан икътисадына да тискәре йогынты ясамый калмады. Соңрак исә Мисырдагы авиаһәлакәт белән бәйле вакыйгалар, Төркия белән аралар бозылу да икътисад өлкәсенә өстәмә авырлык булып ятты. Шулай булуга да карамастан, ел нәтиҗәләрен Татарстан...

2015 ел Татарстан өчен шактый катлаулы булды. Нефтькә бәя төшү, валюта тирбәнешләре, санкцияләр, дөньякүләм икътисади үсеш темплары кимү Татарстан икътисадына да тискәре йогынты ясамый калмады. Соңрак исә Мисырдагы авиаһәлакәт белән бәйле вакыйгалар, Төркия белән аралар бозылу да икътисад өлкәсенә өстәмә авырлык булып ятты.


Шулай булуга да карамастан, ел нәтиҗәләрен Татарстан өчен начар дип булмый.

Икътисад ни хәлдә?

2015 елда Татарстан тулаем төбәк продуктын 2014 елгы күрсәткечләр дәрәҗәсендә сакларга планлаштыра. Гыйнвар-октябрь айларында республикада тулаем төбәк продукты күләме үсеше 99,8 процент тәшкил итте. Сәнәгать җитештерүчәнлеге индексы исә 100,1 процент дип билгеләнде. Бу вәзгыять тышкы һәм эчке базарларда республикада җитештерелгән продукциягә ихтыяҗ кимү белән аңлатыла. Әлбәттә, беренче чиратта, машина төзелеше тармагы күздә тотыла. Узган елда ваклап сату базары әйләнеше дә 13,7 процентка кимегән. Бу күренешне белгечләр кредитларда "утыручы" халыкның күп булуы, аларның чыгымнарны киметергә тырышуы белән аңлатты.

Шулай да иң мөһиме, илдә шактый катлаулы икътисади вәзгыять урнашуга карамастан, узган елда Татарстанда, Россиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, бер генә инвестицион проект та кыскартылмады. Бу - аеруча мөһим күрсәткеч. Ник дигәндә, бүгенге көндә инвестицияләр - республиканың эчке тулаем төбәк продукты күләменә йогынты ясый торган әһәмиятле тармак булып санала. Мәсәлән, 2015 елның гыйнвар-сентябрь айларында төп капиталга инвестицияләр күләме 357 миллиард сум тәшкил иткән. Бу - узган ел белән чагыштырганда 100,1 процент. Аларның 70 проценты икътисадның реаль секторына җибәрелгән.

«Татарстан - 2030» стратегиясе ярдәмгә киләчәк

Кызганыч, 2016 ел Татарстан икътисады өчен тагын да катлаулырак булырга мөмкин. Шулай да, быел республика икътисадын тотрыклы дәрәҗәдә сакларга закон буларак кабул ителгән "Татарстан- 2030" стратегиясе ярдәм итәчәк.

Хәтерләсәгез, әлеге проектны парламентка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе керткән иде. Киләсе 15 елга исәпләнгән стратегияне әзерләү эшчәнлеге исә якынча ике ел элек башланып китте. Бу документ тарафыннан куела торган төп максат: Татарстанны глобаль, көндәшлеккә сәләтле һәм тотрыклы төбәккә әверелдерү. Көндәшлеккә сәләтне исә, беренче чиратта, тулаем төбәк продукты күләме билгели. "Татарстан - 2030" стратегиясе әлеге күрсәткечне 1,8 тапкырга арттырырга ярдәм итәргә тиеш. Моның өчен төп өч юнәлеш буенча актив эшчәнлек алып бару таләп ителә: кеше капиталын формалаштыру, аны камилләштерү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм кеше капиталына икътисади яктан ихтыяҗ булуны тәэмин итә торган иҗтимагый институтлар системасын эшләү. Бу өлкәдә уңышка ирешү өчен демография, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, хезмәт базары һәм социаль яклау кебек тармакларны камилләштерү сорала.

Мәгариф тармагына аеруча зур игътибар биреләчәк. Белем бирү сыйфатын яхшырту кирәк, чөнки төп максат: югары квалификацияле белгечләрнең республикада калуын, Татарстанны камилләштерү өчен тырышуын тәэмин итү. Әле алай гына да түгел, стратегия милли белем бирүгә дә зур басым ясачак.

Халыкны эш белән тәэмин итү, хезмәт базарын яхшырту һәм социаль яклау тармакларына килгәндә, әлеге стратегияне әзерләүчеләр Татарстанны алга җибәрүдә эшче профессияләрне популярлаштыру зур роль уйнаячак дигән нәтиҗәгә килгән.

Бюджетта акча җитәрме?

2016 елга исәпләнгән бюджет турында да әйтеп китү урынлы булыр. Документ шактый киеренке булуы белән аерылып тора. Ул илдә катлаулы икътисади вәзгыять чорында кабул ителде. Исегезгә төшерәбез: дөнья һәм ил икътисадындагы билгесезлек нәтиҗәсендә республика бюджеты гадәттәгечә өч елга түгел, ә бер елга гына исәпләнде. Документта 2016 елда нефтьнең бер барреле - 60 доллар, ә доллар курсы - 56,8 сум дип билгеләнде.

Казнада 2016 елга тулаем бюджетның керем өлеше - 194,4 миллиард сум, чыгым өлеше - 200,2 миллиард сум дип күрсәтелгән. Бюджет кытлыгы - 5,8 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Шунысы мөһим, илдә катлаулы икътисади вәзгыять "хөкем сөрү"гә карамастан, Татарстанның 2016 елга исәпләнгән бюджетында социаль-мәдәни тармакка чыгымнар агымдагы ел белән чагыштырганда арттырылган. Бу исә республика җитәкчелеге үз халкына социаль мәсьәләләрнең хәл ителәчәгенә гарантия бирә дигән сүз.

Чит ил товарыннан баш тарту ничек бара?

Илдәге катлаулы социаль-икътисади вәзгыять Татарстан җитештерүчеләренә яңа таләпләр куйды. Чит ил товарларына бәйлелектән "котылу" - аеруча мөһим максатлар рәтендә карала. Хәер, әлеге вәзгыять республика җитештерүчеләре өчен яңа мөмкинлекләр ачты дисәк, дөресрәк булыр, мөгаен. Ник дигәндә, бу - Татарстан товарларын Россиягә һәм чит илләргә таныту өчен бик тә уңайлы форсат. Республика җитештерүчеләре бу өлкәдә актив эшли башлады инде. Мәсәлән, 2015 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тарафыннан җитештерелгән яшелчәнең гомуми күләме якынча 360 мең тонна тәшкил иткән. Шикәр чөгендере күләменең исә 1,9 миллион тоннага кадәр җиткәнлеге мәгълүм. Бу - республика өчен бик зур күрсәткеч. Ник дигәндә, якынча 10-12 ел элек үсемлекчелек тармагында 3 тапкырга азрак продукция җитештерелгән.

Шулай да, белгечләр чит ил товарларын үзебезнеке белән алыштыру нәтиҗәле булсын һәм республика хуҗалыкларына файда китерсен өчен махсус дәүләт программасы кабул итү кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Әлеге документ эшне системалы итәргә һәм районнарның бу өлкәдәге хезмәтенә бәя бирергә ярдәм итәчәк.

Бу аңлашыла да, чөнки федераль дәрәҗәдәге түрәләр чит ил товарын үзебезнеке белән алыштыру буенча эш планы гына кабул иткән иде. Билгеле бер күләмдә финанс ярдәме күрсәтүне күздә тота торган махсус дәүләт программасы һаман да юк. Шулай да, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан импорттан баш тарту буенча махсус стратегия әзерләнгән инде. Аның буенча Татарстан Россиянең азык-төлек базарына ныклап үтеп керергә тиеш. 2020 елга кадәр ит җитештерүне ике тапкырга арттыру бурычы куела. Бу тагын 5-6 елдан Татарстанда җитештерелә торган ит күләме 1 миллион тоннага җитәчәк дигән сүз. Сөт җитештерү тармагы исә киләсе ике ел эчендә 2 миллион тоннага кадәр җитәргә тиеш.

Чит ил товарын үзебезнеке белән алыштыру турында сөйләгәндә, тагын бер проблема калкып чыга. Билгеле булганча, хәзерге вакытта бу эшчәнлек күпмедер дәрәҗәдә санкцияләр гамәлдә булганда гына отышлы. Әгәр дә санкцияләргә чик куелып, Татарстан товарларына көчле көндәшләр барлыкка килсә, аларны "тишек тагарак алдында калудан" ничек сакларга? Татарстан белегчләре алга таба бу мәсьәләне хәл итү юлларын да эзләячәк.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Источник: http://intertat.ru/tt/dengi-tt/item/52725-tatarstan-ik'tisadyi-ni-h%D3%99ld%D3%99?-n%D3%99ti%D2%97%D3%99.html


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан икътисады ни хәлдә? (НӘТИҖӘ)