Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан егетләрне хәрби частьләргә беренчеләрдән булып озатачак

21 майда булачак солдатларны гаскәрләргә озату башланачак.

Республикабыз Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатачак. Аларның бер өлеше 21 майда ук китәчәк. Бу хакта ТР хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

«Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр республика җыелма пунктына кичә килә башлады. Хәрби командалар 21 майда  гаскәрләргә озатыла башлаячак. Бу эшкә без беренчеләрдән булып керештек, – диде хәрби комиссар. 

Язгы чакырылыш уңаеннан һәр җирдә хәрби хезмәткә чакырылучыларның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Хәрби частьләрдә егетләрне 14 көнлек карантин көтә. Яшь сугышчы курслары шул вакыттан соң гына башланачак.

Фото:архив/Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев