Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан буенча төп медик-социаль экспертиза бюросы каршында эшләп килүче иҗтимагый советның күчмә утырышы Азнакайда узды

Азнакай шәһәренең мәдәни үзәгендә Россия Хезмәт министрлыгының Татарстан буенча төп медик-социаль экспертиза бюросы каршында эшләп килүче иҗтимагый советның күчмә утырышы узды. Инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән "Түгәрәк өстәл" сөйләшүендә, нигездә, сүз республикада физик мөмкинлекләре чикләгән кешеләргә ярдәм күрсәтү, аларның хокукларын яклау, дәүләт кайгыртуының яңа чаралары, закондагы яңалыклар хакында барды. Азнакай районы...

Азнакай шәһәренең мәдәни үзәгендә Россия Хезмәт министрлыгының Татарстан буенча төп медик-социаль экспертиза бюросы каршында эшләп килүче иҗтимагый советның күчмә утырышы узды.

Инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән "Түгәрәк өстәл" сөйләшүендә, нигездә, сүз республикада физик мөмкинлекләре чикләгән кешеләргә ярдәм күрсәтү, аларның хокукларын яклау, дәүләт кайгыртуының яңа чаралары, закондагы яңалыклар хакында барды.
Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җирлегебездә яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормыш шартларын яхшырту, бу нәүбәттән оештырылган шәфкатьлелек марафоннары, алар катнашындагы чаралар хакында чыгыш ясады. Районыбызда бүгенге көндә 4 меңнән артык инвалид бар, аларның 294е - балалар. 117се - колясочниклар. Быел аларга ярдәм итү йөзеннән уздырылган хәйрия акцияләрендә 35 миллион сум акча җыелды.
17 меңнән артык азнакайлыга игелек ярдәме күрсәтелде. Инвалидлар декадасы барышында мондый акцияләр дәвам итә. Физик мөмкинлекләре чикле райондашларны эш белән тәэмин итүнең отышлы юллары эзләнә һәм башка кайгыртучанлык гамәлләре турында әйтелде.
Республика медик-социаль экспертиза бюросы каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары Азнакайда физик мөмкинлекләре чикле категория гражданнар белән алып барылган эшчәнлекне яхшы бәяләп, Азнакайда төбәк медик-экспертиза филиалы ачылуның аларга тагын да уңайлы шартлар тудыруын, монда район җитәкчелеге инициативасының зур роль уйнавын ассызыкладылар.
"Түгәрәк өстәл" сөйләшүендә инвалидларга ташламалар, бигрәк тә балаларны тернәкләндерү буенча соңгы вакытта хөкүмәт, министрлык кабул иткән карарлар, яңалыклар хакында сүз алып барылды.
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан буенча төп медиксоциаль экспертиза бюросы каршында эшләп килүче иҗтимагый советның күчмә...