Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар телчеләре һөнәри бәйгедә сынатмады

Мәгълүмати-методик үзәк базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия "Мастер-класс" бәйгесенең муниципаль этабы узды. Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" буенча ТР дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укытучыларның җәмгыятьтәге абруен күтәрү, аларның һөнәри осталык үрнәкләрен һәм алдынгы...

Мәгълүмати-методик үзәк базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия "Мастер-класс" бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" буенча ТР дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укытучыларның җәмгыятьтәге абруен күтәрү, аларның һөнәри осталык үрнәкләрен һәм алдынгы эш тәҗрибәсен тарату максатында үткәрелә.

Бәйгенең беренче этабында "Минем методик табышларым" дигән темага эссе, оригиналь дәрес эшкәртмәләре, тәрбия эше материаллары күчермәсе, расланган авторлык программалары, мәкаләләре белән шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 13 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

Бәйгенең икенче этабына 9 укытучы үтте. Алар һөнәри эшчәнлекләрен тәкъдир итте, "Мастер-класс", дәрескә методик аңлатма биремнәрен башкардылар.

Иң күп баллны Азнакай 9 нчы мәктәбеннән Флера Хәйретдинова җыйды. 2 нче урынга - Азнакай 2 нче мәктәбеннән Фәридә Мөхлисова һәм 3 нче урынга Азнакай 7 нче мәктәбеннән Гөлфинә Фазлыева чыкты.

Бәйгенең "Үзенчәлекле эш ысулларыннан файдалана белү осталыгын күрсәткән өчен" номинациясендә Актүбә 2 нче мәктәбеннән Лилия Мортазина, "Эксперименталь эшне оештырганда кыюлык һәм максатка омтылучанлык күрсәткән өчен" номинациясендә Сәпәй мәктәбеннән Фирүзә Кашапова, "Укытучылар остазы" номинациясендә Мәлбәгыш мәктәбеннән Зөлфия Хәкимуллина, "Гыйлемлелек өчен" номинациясендә Азнакай 4 нче мәктәбеннән Эльвира Рәфыйкова, "Иң яхшы эссе авторы" номинациясендә Азнакай 2 нче мәктәбеннән Резеда Гәрәева призлы урыннарга лаек булды.

Флера Хәйретдинова әлеге бәйгенең финалында катнашып, район данын яклаячак. Аңа уңышлар һәм җиңүләр юлдаш булсын!

Илгизә Ильясова, мәгълүмати-методик үзәк методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев