Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар киносы яшьләрне тәрбияли

Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Азнакайда кино атналыгы бара. Татарстан башкаласында ул 2005 елдан башлап уздырылса, шәһәребездә дүртенче тапкыр оештырыла. Район-шәһәр Мәдәният йортында "Яңа Урда" кинокомпаниясенең "Кияү балакай" фильмы күрсәтелде. Комедиядә якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисткасы, Камал театры актрисасы Нәҗибә Ихсанова да катнаша. Картинаның сюжеты заманча һәм кызыклы,...

Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Азнакайда кино атналыгы бара. Татарстан башкаласында ул 2005 елдан башлап уздырылса, шәһәребездә дүртенче тапкыр оештырыла.

Район-шәһәр Мәдәният йортында "Яңа Урда" кинокомпаниясенең "Кияү балакай" фильмы күрсәтелде. Комедиядә якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисткасы, Камал театры актрисасы Нәҗибә Ихсанова да катнаша. Картинаның сюжеты заманча һәм кызыклы, милли юморга бай.

Татар киносы атналыгын фильмның режиссеры, "Мәйдан" беренче татар музыкаль телеканалы генераль директоры Дамир Дәүләтшин һәм каналның баш режиссеры, актер Эдуард Үтәгәнов ачты. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов татар киносы үсешенә өлеш керткән өчен кунакларга Азнакай районы башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова Азнакай яшьләрен тәрбияләүгә һәм район мәдәниятын устерүгә өлеш керткән өчен фестивальне оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Д.Дәүләтшин киләчәктә төшереләчәк фильмнарның (музыкаль комедия һәм драма) идеяләре белән таныштырды. Э.Үтәгәнов татар киносы индустрия буларак үссен өчен әле бик күп көч куярга кирәклеге турында искәртеп үтте. Шулай да бу өлкәдә эш алып барыла, туган телдә яңа картиналар чыга тора, милли киноның сыйфаты һәм дәрәҗәсе арта. Мөселман фестивале дип аталса да, аның дөньяви характерда булуын оештыручылар искәртеп үтте. Шулай да гомумкешелек сыйфатларын, әхлакый кыйммәтләрне, милли гореф-гадәтләрне чагылдыручы фильмнарга өстенлек бирелгән. Фестиваль "Мәдәниятләр диалогы аша диалог әдәбенә" дигән девиз асында уза, мәгърифәтчелек, эстетик, рухи идеяләрне пропагандалый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев