Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ташламага ия 1340 кеше соцпакет алачак

Социаль ярдәм Акчалата компенсациядән баш тартып, социаль ярдәм алачак азнакайлыларның саны 1 октябрьгә 1340ка җитте. 3547 кеше тулаем хезмәтләр җыелмасыннан, 80е бушлай дарулар һәм шәһәр яны тимер юл транспортында йөрүдән, 23е бары тик дарулардан, ә 10сы дарулардан һәм санатор-курорт тәэмин ителешеннән, 315 кеше бушлай йөрүдән, 2се санатор-курорт дәвалануыннан һәм 86сы...

Социаль ярдәм

Акчалата компенсациядән баш тартып, социаль ярдәм алачак азнакайлыларның саны 1 октябрьгә 1340ка җитте. 3547 кеше тулаем хезмәтләр җыелмасыннан, 80е бушлай дарулар һәм шәһәр яны тимер юл транспортында йөрүдән, 23е бары тик дарулардан, ә 10сы дарулардан һәм санатор-курорт тәэмин ителешеннән, 315 кеше бушлай йөрүдән, 2се санатор-курорт дәвалануыннан һәм 86сы бушлай йөрү һәм санатор-курорт тәэмин ителешеннән баш тартты.

Хезмәтләр җыемын акчага алыштыручылар саны районыбызда республика күрсәткеченнән кимрәк. Татарстанда бу сан 71,4 процент тәшкил итсә, Азнакайда - 67,7 процент. Районыбызда яшәүче федераль ташламага ия 5403 кешенең 1340ы 2012 елда социаль хезмәтләр җыелмасы, ә 4063е (узган ел 3900 иде) аны акчалата алачак.

Исегезгә төшерәбез, ташламага ия кешеләр социаль хезмәтләр алу турында Пенсия фонды идарәсенә гаризаларын 1 октябрьгә кадәр бирә алалар иде.

Социаль хезмәтләр җыелмасы өчен түләүгә 750 сум 83 тиен, шул исәптән дару белән тәэмин итүгә 578 сум 30 тиен, санатор-курорт дәвалануына - 89 сум 46 тиен, шәһәр яны тимер юл транспортында йөрүгә, шулай ук дәвалану урынына бару-кайтуга 83 сум 07 тиен каралган. Җыелманың теләсә кайсы өлешен федераль ташламага ия кеше натураль рәвештә яки акчалата ала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев