Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ташкынга каршы чаралар күрү буенча Азнакайда оператив комиссия төзелде

Кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Гөрләвекләр ага, елгаларда боз эри. Әлбәттә, мондый чорда ташу, су басулар куркынычы тумый калмый. "Язгы боз ястык калынлыгы булса да, көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан"- дигәннәр безнең бабаларыбыз. Саксызлыклык зур фаҗигагә китерә. Әле күптән түгел генә Ык елгасының Минзәлә районындагы урынында балыкчылар утырган "УАЗ-3909"...

Кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Гөрләвекләр ага, елгаларда боз эри. Әлбәттә, мондый чорда ташу, су басулар куркынычы тумый калмый. "Язгы боз ястык калынлыгы булса да, көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан"- дигәннәр безнең бабаларыбыз.

Саксызлыклык зур фаҗигагә китерә. Әле күптән түгел генә Ык елгасының Минзәлә районындагы урынында балыкчылар утырган "УАЗ-3909" машинасы боз астына киткән. Кызганыч, биш кешенең өчесе фаҗигале шартларда һәлак була. Район күләмендә ташуга хәзерлек эшләре ничегрәк баруы белән кызыксынып, янгын сагының Азнакай гарнизоны начальнигы Рөстәм Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.

- Безнең район авылларына су басу куркынычы янаучы - Ык елгасы. Районда Ык буе зонасына 8 торак пункты керә. Ташкынга каршы чаралар күрү буенча районда оператив комиссия төзелде. Елга буе зонасы махсус күзәтү астында. Су күтәрелеше сизелсә, халыкны эвакуацияләү буенча план эшләнде, өйрәнүләр уздырылды. Һәр оешма-предприятие, ведомстволар әлеге мөһим чарага җаваплы карарга, мөмкинлектән чыгып транспорты, эшче көчләр белән ярдәм итәргә тиеш, - диде ул.

Әмма, үз иминлегебез күп очракта үзебезгә бәйле. Минзәләдәге кебек фаҗигаләр кабатланмасын өчен игътибарлы һәм сак булыйк! Бигрәк тә балаларны күзәтүчесез калдырмагыз, су буйларына җибәрмәгез!

Ташуларның бәла-казасыз гына узып китүе алдан ук җентекле чаралар күрү, профилактик эш алып бару нәтиҗәсе дә ул. Бу көннәрдә КЧС әгъзалары муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында су басу куркынычы булган урыннарда булып, халык белән очраштылар,аларның фикер-тәкъдимнәре, гозерләрен тыңлап, мәсьәләне алга таба уңышлы хәл итү бурычын куйдылар. Тулырак мәкаләне иртәгә укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ташкынга каршы чаралар күрү буенча Азнакайда оператив комиссия төзелде