Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ташка язылган тарих

Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк, дигән әйтем йөри халыкта. Тирән мәгънәле фикернең асылын мин, мәсәлән, ныклы нигезең булганда гына яхшы йорт салып була, дип аңлыйм, үткәннән гыйбрәт алмый торып, киләчәктә яхшыны корып булмый. Җиденче сыйныфта укыганда класс җитәкчесе Мәгариф абый Гарифуллиннан: "Унҗиденче елга кадәр татарның тарихы булмаганмени, нишләп без алдагы...

Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк, дигән әйтем йөри халыкта. Тирән мәгънәле фикернең асылын мин, мәсәлән, ныклы нигезең булганда гына яхшы йорт салып була, дип аңлыйм, үткәннән гыйбрәт алмый торып, киләчәктә яхшыны корып булмый.
Җиденче сыйныфта укыганда класс җитәкчесе Мәгариф абый Гарифуллиннан: "Унҗиденче елга кадәр татарның тарихы булмаганмени, нишләп без алдагы чорларны да өйрәнмибез соң?" - дип сораган идем. Ул бу сорауны көтмәгән булса кирәк, җавап бирәсе килмәдеме, шикләндеме, тәрәзәгә карап: "Шулай куелган инде, үскәч үзегез белерсез әле", - дип кенә җавап биргән иде. Илдә хәбәрдарлык игълан ителгәч, мин йотлыгып татар тарихы турындагы язмалар белән танышырга керештем. К.Фукс, Л.Гумелев, Ибн Фадлан, Н.Карамзин һәм башка авторларны укып чыкканнан соң, фикер йөртү, тарихка, милләтемә, авылларга карата алып барылган сәясәткә караш тамырдан үзгәрде. Менә шул вакытта авылым тарихы белән кызыксыну уянды да иде. Аның тарихын китап итеп күрәсе килеп йөрде. Ниһаять, 360 битле, тугыз бүлектән торган авылым тарихын, совет чорын, бүгенгесен чагылдырган "Әсәй, Митрәй мирасы" исемле җыентык дөнья күрде. Митрәй авылы да, Әсәй дә бер авыл җирлегенә керә. Моңарчы бер колхоз, аннан соң бер совхоз булып яшәделәр.
Туган авылым Әсәй тауларында кайчандыр бакыр чыгарганнар, бүген дә әле базлары исән, элгәрерәк тауларыннан ком-таш һәм акбур чыгарылды. Бүген аның кырларында ике төрле "алтын" табыла: икмәк һәм нефть. Кечкенә чактан ук бер йорт аша гына яшәгән "Кичү" колхозы рәисе, сугыш ветераны Сәбах Хәсәншинның җитәкче буларак хезмәтен күреп үстем. Ул җитәкләгән "миллионер колхоз" даны районнан читтә дә яңгырады. Бар кешене тигез күрде. Пенсия яше җиткәч, бу намуслы, гадел, абруйлы рәискә район җитәкчелеге нарат йорт җиткереп бирде.
Авыр елларда да колхоз дәүләт заданиеләрен тулысы белән үтәп барды. Авылдашлар арасында атказанган исеме йөрткән, орден-медальләр белән бүләкләнүчеләр бик күп. Әйтик, ТРның атказанган механизаторы Миргасим Гарифуллин, 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән Фәүзия Гатина, Миңнегөл Хәнипова, Тимерхан Гәрәев, Шамил Рахманов, Әнвәр Заһитов, ТРның атказанган агрономы Нәсим Закиров, ТАССРның атказанган механизаторлары Хәт Җәләев, Илдус Латыйпов, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены алу дәрәҗәсенә ирешкән механизатор Рафаил Шәйхетдинов һәм башка бик күпләр...
Кечкенә чакта, кичкырын биек таудан чаңгы шуганда, кырны яктыртып янган дистәләгән факелларны саный идек. Менә шул нефть тармагында эшләп, югары дәүләт бүләкләре алган нефтьчеләр дә биргән авыллар ул Әсәй белән Митрәй. Түбән Кама КХТИ филиалының беренче ректоры, аңа нигез салучы Назыйф Ахунов, милли көрәш буенча Әлмәт шәһәренең алты тапкыр Сабантуй батыры, спорт остасы Әсләм Шакиров, "Азнакайнефть" идарәсенең электр цехында эшләп "Почет билгесе", Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнгән Җәүдәт Рахманов, өченче дәрәҗә Хезмәт даны ордены иясе, нефть һәм газ чыгару операторы Мөнҗия Галимова, "Татнефть" берләшмәсенең Мактаулы нефтьчесе Вәгыйз Абдуллин, ТРның атказанган транспорт хезмәткәре, УТТ шоферы Юрий Газизов, «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнгән "Азнакайнефть" ("Актүбәнефть") идарәсенең нефть һәм газ чыгару мастеры Заһир Гыйззәтуллин һәм башкалар...
Мең данәдә басылган, күләмле бу китапны әдәби китап кебек кенә укып чыга торган түгел. Шактый бай материаллардан тыш, тарихи һәм хәзерге заман фотосурәтләре белән бизәлгән битләрне карап чыгу да вакытны шактый ала. Узган атнада менә шушы китапны авыл клубында зурлап тәкъдир итү кичәсе булды. Бик күп җирләрдән кунаклар җыелды. Казаннан шагыйрә Флера Гыйззәтуллина, Татарстанда 1936 елда беренче Ленин ордены белән бүләкләнгән Галим Рахмановның кызы - Социалистик хезмәт герое, ТРның Атказанган төзүчесе Ганҗә Әхмәдиева (Рахманова) да Түбән Камадан кайтып төште. Язучы - шагыйрь Нур Әхмәдиевнең генә авыру сәбәпле килә алмавы бераз күңелне сүрелдерсә дә, чакырылган кунакларның кайтуы кичәне тагын да ямьле, эчтәлекле итте.
Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ташка язылган тарих