Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таш хыялы

- Мең-мең еллар буе кешеләрнең аяк астында кирәксез таш булып аунап ятканчы, бер генә көн, бер генә мизгел булса да гөл булып балку күпкә артык түгелмени?! – диде Таш, бәхетле елмаюы белән бар дөньяны балкытып. Бу аның иң соңгы көне, иң соңгы төне иде югыйсә...

Таш тар сукмак кырында ята иде. Аны күпләр күрде. Кемдер игътибарсыз үтеп китте. Кемдер эчтән генә мыгырданды: “Тапкан бит ятар урын...”, “Бигрәк шөкәтсез...”- дип борын җыерды өченчесе. Таякка таянган бөкре карчык таш янында хәл алырга туктап, шактый сукранып торды: “Шомарак, тигезрәк булса, шундап утырып ял итәр идем. Ай-һай тупас, очлы таш...” Чынлап та, ташны һич тә сокланырлык дип әйтеп булмый, ул тигезле-тигезсез, очлы-төртмәле, җитмәсә пычрак һәм мүкләнгән дә иде. Ничә еллар буе җир өстендә, яңгыр-кар астында, әллә нинди зәһәр, салкын җилләрне үзе аша үткәреп ята торгач, аның матурлыгы җуелган, аклыгы да, шомалыгы да беткән иде шул. Әгәр башка урында, зур юл буенда яки урам үзәгендә ятса, аны бәлки берәр оста сынчы күреп алып, матур сын коеп куйган булыр. Ләкин сынчылар бу сукмактан бер тапкыр да үтмәде шул. Дөрес, ташка кызыгучылар булды. Чал сакаллы бер карт, карчыгы кабере өстенә илтеп куярга ниятләп, таш янында бик озак әвәрә килде. Ләкин күтәрү түгел, кузгатырга да көче җитмичә кул селтәп китеп барды. Сукмак кырында яткан бу таштан кешеләргә зыян да, файда да юк иде…

Таштан ерак түгел генә бер ялгыз Имән үсеп утыра иде. Төннәрен, кешеләр Йокы иленә китеп баргач, бу ике карт узара гапләшеп, зарланышып алалар иде.

- Барысына да җил гаепле, - дип уфтана иде Карт Имән. – Ул атамның орлыгын урлап китеп, шушы җиде ят туфракка китереп ташлаган. Югыйсә туган урманымнан, әткәм-әнкәм яныннан китеп, ялан кырда япа-ялгыз үсеп утырыр идеммени?! Нинди гүзәл иде минем туган илем! Ул урманның матурлыгы төшләремә генә керә шул... Их, гомерләр... – дип уфтана иде Карт Имән.

- Ә син кайдан, ничек килеп чыктың бу далага? Ташлар – тау баласы ләбаса. Ә тауларны ифрат матур һәм бик биек, диләр... Таулар күкләр белән серләшә, диләр... Хактыр бит? Ә син үз тавыңны нигә ташлап киттең, үз ишләреңнән нигә аерылдың? Сине дә җилләр урламагандыр бит? – дип сорый иде ул таштан.

Карт Имәннең хәтере бик начар иде шул. Бер үк сорауны төн саен диярлек кабатлый иде. Тик сабыр Таш авырсынмыйча аңа инде йөзенче тапкыр аңлата башлый:

- Дөнья буйлап бер гүзәл хыял йөртте мине, дускаем. Таулар гына түгел, диңгезләр, болыннар, зур, матур калалар күрәсем килде. Шул хыялымны тау елгасы белән белән бүлештем. Бик ялынгач, ул мине үзен белән ияртеп алып китте. Бик күп ярлар үттек без. Ләкин мине дулкынына утырткан елганың бар суын кояшның эссе нурлары эчеп бетерде. Ул кипте, җир йөзеннән мәңгегә югалды. Ә мин шул далада ятып калдым. Аннан соң бик күп җилләр исте инде. Инде картайдым, кузгалырлык та рәтем калмады. Арка-билләрем бик нык сызлый. Комга әйләнер көннәрем дә ерак түгелдер. Их, дускай, комга әйләнер өчен генә таш булу кирәк идеме икән?

- Ташлардан биек-биек таулар хасил була. Һәр ташның үз урыны бар. Әүвәл комнар ташка әйләнә түгелме соң? – дип сорый Карт Имән.

- Дөнья үзе дә ком бөртегеннән яралган. Барысы да ком бөртеге генә... Ком бөртеге генә...

Таш авыр итеп иснәнеп куя да күзләрен йома. Төшендә ул кабат үзенең гүзәл хыялын күреп елмая. Ташлар елмайган чакта бик тә, бик тә матур, сөйкемле булалар. Кызганыч, моны беркем күрә генә алмый...

Беркөнне Таш яныннан әнисенә ияргән бер нәни кызчык үтеп китте. Бик күңелсез, карлы-яңгырлы, салкын көн иде ул. Кызчык таш яныннан үтеп киткәч, никтер кире борылды.

- Әйдә инде тизрәк! – дип ашыктырды аны әнисе. – Югыйсә юешләнәбез.

- Ул өши! – диде кызчык. - Әни, күрмисеңмени, ничек калтырый ул.

- Кем өши? Кайда? – дип як-ягына каранды әни кеше. Тик беркемне дә күрмәде.

- Таш өши! Аңа салкын, - диде кызчык.

- Кит, әкият сөйләмә! Ташның кайчан өшегәне бар? Җансыз бит ул! – дип ачуланды кызын әнисе.

– Болай итеп киреләнсәң, салкын да тидерерсең әле. Әйдә тизрәк өйгә!

Тик кызчык һаман киреләнде. Җылы нәни куллары белән Ташны сыйпый-сыйпый:

- Өши ул... Бичаракай, аның бит пәлтәсе дә, башлыгы да юк.

Бала-чаганың сәерлекләрен олы кешенең мәңге аңлап бетерәсе юк, шулай бит? Бу әни дә аптырашта иде. Кызының кирелегенә түземлеге бетеп, башындагы мамык шәлен салды да, аны Таш өстенә атты. Ике сөйләшергә урын калдырмый:

- Инде өшемәс, әйдә киттек! – диде.

Тик кызчык китәргә ашыкмады, Ташны мамык шәл белән яхшылап төреп-урап куйды:

- Җылын, өшемә, салкын тидерә күрмә, яме, - дип аны тагы бер кат сыпырып-иркәләп алды.

Алар китте. Ләкин әни кешенең кыйммәтле шәлен һич тә җансыз ташка бүләк итеп калдырасы килми иде. Ул кызын юл буендагы бер кибеткә кертеп калдырды да, кабат таш янына йөгерде. Мамык шәлен тартып алуы булды, гаҗәпләнүеннән тораташ катып калды: шәл астында бернинди таш юк, аның урынында ифрат матур нур-чәчәк, алсу гөл үсеп утыра иде. Хатын үз күзләренә үзе ышанмыйча, шаккатып карап торды-торды да, сихерләнгән карашын бу гүзәл гөлдән аера аламыйча әкрен-әкрен генә артка чигенде...

- Шул идеме синең гүзәл хыялың? – дип сорады Карт Имән, кызчыкның әнисе күздән югалгач.

- Әйе! – дип горур елмайды элеккеге Таш.

- Иртәгә үк сине өзеп алачаклар, сулып-шиңеп харап булачаксың! Гөлләрнең гомере бик кыска, - дип баш чайкады Карт Имән. Бик кызганды ул үзенең гомерлек күршесен, бердәнбер сердәшчесен. Һич тә аны югалтасы килмәде...

- Мең-мең еллар буе кешеләрнең аяк астында кирәксез таш булып аунап ятканчы, бер генә көн, бер генә мизгел булса да гөл булып балку күпкә артык түгелмени?! – диде Таш, бәхетле елмаюы белән бар дөньяны балкытып. Бу аның иң соңгы көне, иң соңгы төне иде югыйсә...
 

Рәмзия Габделхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев