Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тарихи-гыйльми конференция ни өчен Азнакайда узачак?

(Азнакай, 2 декабрь) Редакциябезнең бүгенге кунагы - академик, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов. Аның иҗтимагый эшчәнлеге вазифаларын саный башласаң, шактый озынга китәр иде. Альберт Әхмәтҗан улының "Маяк" белән танышлыгына, икеарада иҗади элемтә урнашуына да инде дистә елдан артты. Бу юлы сүзебез республиканың, Азнакайның да югалган авыллары,...

(Азнакай, 2 декабрь) Редакциябезнең бүгенге кунагы - академик, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов.

Аның иҗтимагый эшчәнлеге вазифаларын саный башласаң, шактый озынга китәр иде. Альберт Әхмәтҗан улының "Маяк" белән танышлыгына, икеарада иҗади элемтә урнашуына да инде дистә елдан артты. Бу юлы сүзебез республиканың, Азнакайның да югалган авыллары, аларның тарихын яңарту хакында барды.

- Азнакайның югалган авылларын барлап, алар багышланган җыентык чыгару бик яхшы булган, - диде ул. - Район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашуда бу хакта бик озак сөйләштек. Киләсе елга Азнакай җирлегендә әлеге тема буенча тарихи-гыйльми конференциясе үткәрү хакында да сүз булды.

Аны илкүләм дәрәҗәдә итү фикере дә кызыклы. Һәр өлкәдә "пионер" булган Азнакай тарихи яктан да игътибарны бик тә җәлеп итәрлек. Моның өчен бай тарихи тупланмалар җитәрлек, соңгы елларда авылларда алып барылган экспедицияләрдә дә шактый гына кызыклы материаллар табылды, яңа ачышлар да бар.

Кунагыбызның дәртләнеп сөйләве безгә дә күчте, галимнәр, тарихчылар, мәһшүр фән эшлеклеләре белән гөҗ килеп торачак Азнакаебызны күзаллап, күңелләр канатланып, күзләрдә очкыннар кабынды.

Югалган авыллар - чуалган язмышлар, җуелган хәтерләр ул. Аларны кабаттан торгызу - ата-бабаларыбыз рухы алдындагы изге бурычыбыз.

Видеоинтервьюны БИРЕДӘ карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тарихигыйльми конференция ни өчен Азнакайда узачак?