Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тарихи бер мизгел

Егерме беренче гасырга чыккач, әллә еллар тизрәк үтә, әллә җир кояш тирәсендә тизрәк әйләнә, берәр вакыйганы искә төшереп алсаң, кичә генә булган кебек, баксаң, берничә ел үткән дә киткән. "Кеше китә, эзе кала", дип юкка гына әйтми торганнардыр. Егерме дүрт ел элек төшерелгән әлеге фотосурәттә икәве ялан кыр уртасында бүрәнә...

Егерме беренче гасырга чыккач, әллә еллар тизрәк үтә, әллә җир кояш тирәсендә тизрәк әйләнә, берәр вакыйганы искә төшереп алсаң, кичә генә булган кебек, баксаң, берничә ел үткән дә киткән.
"Кеше китә, эзе кала", дип юкка гына әйтми торганнардыр. Егерме дүрт ел элек төшерелгән әлеге фотосурәттә икәве ялан кыр уртасында бүрәнә өстендә сөйләшеп утыра. Күпләр аларны таныгандыр. Сулда - "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Раувель Ишкәев, эшләпә һәм плащ-пальтодан ветеран-нефтьче Анатолий Свежинцев. Әлеге тарихи фотоның бердәнбер шаһиты булган Анатолий Иванович бу вакыйганы түбәндәгечә тасвирлый:
- Мин 1986 елда "Актүбәнефть" идарәсендә ЦИТС начальнигы булып эшли башладым. Бер ел чамасы эшләгән идем инде. Эш сәгатьләре беткәч тә тынычлыкта калып, бераз эшләргә ярата идем. Матур, кояшлы көз. Беркөн шулай эштән соң телефон шалтырый. Трубкада Раувель Кәлимуллинович тавышы.
- Син машинаңны җибәрмәдеңме әле? - ди бу.
- Юк, - дим.
- Хәзер төшәм, бер җиргә барып кайтырбыз синең белән, китми тор!
Актүбә бистәсен чыгып, ялан уртасына барып туктадык. Машинадан төшеп, үзе белән алып килгән торба казыкны күтәреп чыкты да, шофер Михаил Дмитриевка (мәрхүм инде): "Чүкечең бармы?" - ди. Мин әле һаман: нәрсә эшләргә уйлый икән бу, дип карап торам. Шофердан чүкеч алды да, казыкны җиргә сугып утыртып куйды. Безнең монда "Монолит" була, диде ул йөзендә канәгатьләнү билгесе чыгарып, кинаяле елмаю белән миңа карады. Аннан бу вакыйганы тарихта калдыру өчен шофердан фотосурәткә төшереп алуын сорап, фотоаппарат сузды. Фотоаппаратны да ул үзе белән алган булган. Алдан күрүчәнлек сыйфаты булган җитәкче иде бит, вакыйганың әһәмиятен ассызыклыйсы килгәндер.
"Татнефть" берләшмәсе белән Әкълим Касыйм улы Мөхәммәтҗанов җитәкчелек иткән вакыт. Ул бик актив кеше иде. КПСС ҮКы карарлары нигезендә "Халыкны торак-йорт белән тәэмин итү" программасы эшли башлаган чор. Аның кул астында ике ел эчендә илле гаиләне барлык уңайлыклары, каралты-курасы, җир кишәрлеге булган йортлар белән куандыра алдык. Минем бурыч техника белән тәэмин итү иде. Идарәнең тәэмин итү бүлегенә калыплар ясау өчен материал артыннан күп чабарга туры килде. Керамзит белән цемент буталган измәне вакытында салмасаң, фанердан ясалган калыплар җебеп төшәргә, өстәп салган измә агып чыгарга да күп сорамый...
Халыкта монолит йортлар турында төрле имеш-мимешләр йөрде. Бу бер дә гаҗәп түгел, яңалык һәрвакыт бертөрле генә фикерләр уятмый. Яңгырда яки кышын почмаклар суланып җебеп төшмәс микән, җылы тотуы шикле дигән хорафат та туып алгалады. Вакыт һәрвакыт яхшы имтихан алучы, тиешле бәясен ялгышмый куя белә. Бүген анда яшәүчеләр нефтьчеләргә рәхмәтле. Инде икенче буын үсеп килә. Нигезе яхшы булса, агач йортлар да йөз ел тора, монолитлар күпкә озаграк хезмәт итәр әле, - диде сүзен тәмамлап "Татнефть" ААҖнең Мактаулы нефтьчесе, Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалеры Анатолий Иванович Свежинцев.
Үткән гомер диген... Үзеннән соң бик күп игътибарга лаек эшләр, якты истәлекләр калдырган идарә җитәкчесе, фәннәр докторы, академик Раувель Кәлимуллинович Ишкәевның безнең арадан китүенә дә декабрьдә җиде ел була...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тарихи бер мизгел