Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Танышым шомафый булып чыкты

Кешеләрне теләсә ничек алдап йөргән аферистлар турында укыгач, тапшырулар карагач, аларның ятьмәсенә эләгүчеләрнең ышанучанлыгына аптырый идем. Бердәнбер көнне үзем дә шулар хәленә төшәрмен дип уйламадым да. Игътибарсыз, беркатлы булсаң, андый хәлләрдән хали булмыйсың икән. Базарда танышымны очраткач, үземә чәйләп алырга чакырдым. Аллага шөкер, барлык заманында яшибез, сый-нигъмәтле өстәл әзерләдем, гәпләшә-гәпләшә...

Кешеләрне теләсә ничек алдап йөргән аферистлар турында укыгач, тапшырулар карагач, аларның ятьмәсенә эләгүчеләрнең ышанучанлыгына аптырый идем. Бердәнбер көнне үзем дә шулар хәленә төшәрмен дип уйламадым да. Игътибарсыз, беркатлы булсаң, андый хәлләрдән хали булмыйсың икән.
Базарда танышымны очраткач, үземә чәйләп алырга чакырдым. Аллага шөкер, барлык заманында яшибез, сый-нигъмәтле өстәл әзерләдем, гәпләшә-гәпләшә чәй эчтек. Танышым балалар бакчасына түләү өчен акча биреп торуымны үтенде, 2 көннән кайтарырга вәгъдә итте. Ул бик ягымлы, ипле итеп сөйләшә белә. Мин бүлмәдән чыгып-кереп йөргән арада, ул кайчандыр ирем бүләк иткән кадерле бүләк - туй балдагын алырга өлгергән булып чыкты. Бик җылы итеп саубуллашты, аны озаткач кына балдакның юклыгын шәйләдем. Менә ышан син үзең күптән беләм дип йөргән танышыңа. Мондый да оятсыз, сансыз кешеләр ничек бернинди вөҗдан газабы кичерми йөри ала икән?! Югыйсә, үзе мәчеткә дә йөргән булды. Күңелем бик рәнҗеде...
Газета укучыларга шуны җиткерәсе килә: берүк шундый шомафыйлар белән сак булыгыз, алдана күрмәгез, танышларыгызга да бик ышанып бетмәгез.
Мәгъсүлә апагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Танышым шомафый булып чыкты