Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Тамчы-шоу”да җиңдек!

"Чатыртау оныклары" командасы Урманай мәктәбе укучылары "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында баручы "Тамчы-шоу" тапшыруында җиңү яулады. Безнекеләр Кукмара районының Байлангар урта мәктәбе командасы белән көч сынашты. Бу уенда белемнән тыш яхшы хәтер, сизгерлек, осталык та кирәк икән. Башта бераз дулкынлансак та, алдыбызга мәктәбебез, районыбыз данын төшермәскә дигән максат куеп, бар көчебезне җиңүгә...

"Чатыртау оныклары" командасы

Урманай мәктәбе укучылары "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында баручы "Тамчы-шоу" тапшыруында җиңү яулады.

Безнекеләр Кукмара районының Байлангар урта мәктәбе командасы белән көч сынашты. Бу уенда белемнән тыш яхшы хәтер, сизгерлек, осталык та кирәк икән. Башта бераз дулкынлансак та, алдыбызга мәктәбебез, районыбыз данын төшермәскә дигән максат куеп, бар көчебезне җиңүгә юнәлттек. Жюри әгъзалары безнең "Чатыртау оныклары" командасына да, көндәшләр командасына да җылы, мактау сүзләре әйтте. Уен башында бераз сынатуга карамастан, капитаныбыз Алия Галимованың төпле һәм дөрес җаваплары белән командабыз нәтиҗәдә беренчелеккә чыкты.

Укучыларыбыз Венера Гыймаева, Алмаз Ганиев, Рүзил Хәйбуллин, Рәмилә Шәехова, Алия Галимова әлеге бәйгедә үзләренең ныклы белемнәрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

"Тамчы-шоу" тапшыруына барырга ярдәм иткән мәгариф бүлегенә, мәгълүмати-методик үзәк методисты Илгизә Ильясовага, район Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Шәйхуловка, «Апельсин» таксие хуҗасы Рамил Шайхелисламовка, шофер Дмитрий Солодининга ихластан зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Эльвира Ихсанова, Урманай урта мәктәбенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев