Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таләпне үтәмәсәң – иректән мәхрүм ителәсең

Төрмә сүзен ишетүгә, кайсыбыз да сискәнеп, тәннән салкын дулкын йөгереп үтә, ирексездән: "Ходай күрергә салмасын!", - дип куясың. Ә инде ана вазифасын үтәүне аңа алыштырган хатын-кызларны, гомумән, аңлап булмый, аларга кеше итеп тә карыйсы килми. Җинаять-башкару инспекциясенең Азнакай филиалы начальнигы Алсу Солтанова белән әнә шул хакта сөйләшәбез. Ул җирлегебездә мондый...

Төрмә сүзен ишетүгә, кайсыбыз да сискәнеп, тәннән салкын дулкын йөгереп үтә, ирексездән: "Ходай күрергә салмасын!", - дип куясың. Ә инде ана вазифасын үтәүне аңа алыштырган хатын-кызларны, гомумән, аңлап булмый, аларга кеше итеп тә карыйсы килми. Җинаять-башкару инспекциясенең Азнакай филиалы начальнигы Алсу Солтанова белән әнә шул хакта сөйләшәбез. Ул җирлегебездә мондый мисалларны күпләп китерә ала.
-Шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителеп, закон куйган таләпләр үтәлмәгәндә, бу карар суд тарафыннан үзгәртелеп, тагын да катырак җәза бирелергә мөмкин, - ди ул. - Ә андый очраклар булып тора.
2014 елда Азнакай шәһәр суды балигъ булмаган балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән, аларга карата көч кулланган гражданка Ш.га карата 3 ел да 1 айга, сынау срогын 1 ел да 6 айга билгеләп, шартлы рәвештә ирегеннән азат итү турында карар чыгара. Закон нигезендә, хөкем ителүче тәртибен күзәтү астына алган махсус дәүләт органына хәбәр итмичә торып, яшәү урынын үзгәртергә тиеш түгел, моннан тыш, даими теркәлү дә үтеп торырга бурычлы. Әмма гражданка Ш. бу таләпләрне үтәми.
-Суд алдына элеккеге карарны үзгәртеп, законны үтәмәгән хөкем ителүче Ш.ны иректән мәхрүм итү турында сорау куелды. - ди әңгәмәдәшем. - Сынау срогы тагын 1 айга озайтылып та, гражданка Ш. үз тәртибенә карата бернинди нәтиҗә ясамады, хөкем карарын үтәүдә закон таләпләрен бозды, теркәлүгә килмәде, яшәү урыны буенча аны табып булмады. Туганнарының әйтүенә караганда, балигъ булмаган балаларын аларга калдырып, билгесез юнәлештә чыгып китә...
Җинаять-башкару инспекциясенең Азнакай филиалы начальнигы Алсу Солтанова бу хакта эчке эшләр бүлегенә, авыр тормыш хәлендәге балалар, гаиләләр белән эшләүче ведомствоара консилиумга җиткерә. Полиция хезмәткәрләре ярдәме белән Ш. табыла, үзен тагын да катырак җәза көтүе турында кисәтелә.
-Көнен билгеләп, ул теркәлү үтәргә чакырылды. Әмма хөкем ителүче Ш. бу юлы да закон таләбен үтәмәде. Нәтиҗәдә, аңа карата материаллар судка җибәрелде. Җинаять-башкару инспекциясенең билгеләмәсе суд тарафыннан канәгатьләндерелде, - ди Алсу Солтанова.
Ягъни хөкем ителүче Ш.ны шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү турындагы карарны кире кагып, шәһәр суды аны 3 ел да 1 айга иректән мәхрүм итү җәзасын билгели. Бу срокны ул гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәчәк. Суд залыннан кулга алынганда әлеге ханым ниләр уйлады икән? Нәтиҗә ясаса ярый да бит...
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Таләпне үтәмәсәң – иректән мәхрүм ителәсең