Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Талантлы балалар – планета киләчәге»

Узган атнада Урсай мәктәбендә яшь белгечләр, класстан тыш эшләр буенча районның авыл мәктәпләре җитәкчеләре өчен семинар әнә шундый исем астында узды. Кунаклар кызыклы музей экспонатлары, «Табигать байлыклары» ярминкәсе, укучыларның кул эшләре белән таныштылар. Мәктәп директоры Алина Ярмиева әйтүенчә мәктәптә 87 бала укый, ә мондый семинарлар 2008 елдан ук үткәрелә. Семинарда...

Узган атнада Урсай мәктәбендә яшь белгечләр, класстан тыш эшләр буенча районның авыл мәктәпләре җитәкчеләре өчен семинар әнә шундый исем астында узды.

Кунаклар кызыклы музей экспонатлары, «Табигать байлыклары» ярминкәсе, укучыларның кул эшләре белән таныштылар.

Мәктәп директоры Алина Ярмиева әйтүенчә мәктәптә 87 бала укый, ә мондый семинарлар 2008 елдан ук үткәрелә. Семинарда катнашучылар игътибарына ун укучының проекты тәкъдим ителде. Форумда иң яшь катнашучы - Дмитрий Гиляров. Аңа нибары 9 яшь. Ул «Минем шөгыльләрем» проектын тәкъдим итте.

5 сыйныф укучысы Исламия Мостафина барысын да үзенең ораторлык таланты белән сокландырды. Кече яшьтә булуына да карамастан, зур аудитория алдында ул үзен бик иркен тотты. Ул «Безнең мәктәп бакчасы» проектын хәзерләп, мәктәп яны тәҗрибә участогының туфрак сыйфатларын ачыклауны максат итеп куйган. Рамазан Гатауллин һәм Исламия Мостафиналарның инглиз телендә тагын бер проект тәкъдим итүе белгечләрне таң калдырды. Аларның чыгышы чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдә иде.

Урсайда талантлы һәм сәләтле балалар бик күп. Алар бииләр, җырлыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр, бик яхшы укыйлар да. Илнар Гатин, Энҗе Гарифуллина, Гөлназ Фазлыева, Наил Җамалиев, Динар Хөрмәкәев, Булат Дәүләтбаев һәм Айсылу Шәйхуллина хәзерге җәмгыять өчен кызыклы һәм актуаль проектлар хәзерләгәннәр.

Укучыларны төрле номинацияләр буенча Почет грамоталары белән бүләкләделәр. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Розалия Хәсәншина, экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе СИАК әйдәр белгече Җәмилә Кожемякина, ИМЦ психологы Асия Хөсәенова, Урсай авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ярмиев мондый чараларның нәтиҗәлелеген билгеләп уздылар, зур рәхмәт хисләрен белдереп, укучыларга истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев