Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Талантлар “Мизгел”дә ачыла

Шушы көннәрдә бер төркем укучылар һәм аларның ата-аналары, якыннары, дуслары өчен истәлекле вакыйга үтте: "Мизгел" күргәзмә залында яшь рәссамнарның тәүге иҗат эшләре күргәзмәсе ачылды. Яшәгән җиребезнең матурлыгын күрә, тоя белү, сәнгать әсәрләре аша күңелләргә үтеп кереп, кешелеккә табигатьне саклау кирәклеген һәрдаим искәртеп тору - күргәзмә залының төп эшчәнлеге юнәлешләреннән берсе....

Шушы көннәрдә бер төркем укучылар һәм аларның ата-аналары, якыннары, дуслары өчен истәлекле вакыйга үтте: "Мизгел" күргәзмә залында яшь рәссамнарның тәүге иҗат эшләре күргәзмәсе ачылды.

Яшәгән җиребезнең матурлыгын күрә, тоя белү, сәнгать әсәрләре аша күңелләргә үтеп кереп, кешелеккә табигатьне саклау кирәклеген һәрдаим искәртеп тору - күргәзмә залының төп эшчәнлеге юнәлешләреннән берсе. Биредә бу өлкәдә шактый чаралар үткәрелә. Мөнирә Ильясованың бер төркем балаларны туплап бу юнәлештә эш җәелдереп җибәрүе хуплауга лаек.

Илшат Насретдинов, Фаина Шәйхиева (8нче мәктәпнең 4 сыйныф укучылары), Руслан Шакиров (7нче мәктәп, 3 Б сыйныфы), Айгөл Сабирова, Диана Исаева (5нче мәктәп) "Мизгел"гә бик теләп йөри, биредә Мөнирә Ильясова аларга мастер-класслар үткәреп, сәнгать дөньясына юл ача, пумала, каләм, буяулар белән ничек эш итәргә кирәклеген өйрәтә, әнә шулай балалар күзаллаган сыннар, табигать күренешләренә бергәләп "җан өрелә" һәм менә дигән сәнгать әсәрләре туа. Биредә алар табигатьнең ни дәрәҗәдә матур, соклангыч һәм яшәешебез чыганагы булуын тоеп, аңлап кына калмый, ә аның белән гармониядә яшәү, күз карасыдай саклау кирәклегенә дә бөтен күңеле белән төшенә.

Күргәзмәне ачу тантанасында катнашкан мәдәният учреждениесе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гөлсинә Хафизова, 8нче мәктәпнең 4 Б сыйныфы җитәкчесе Рәмилә Хикмәтова, кул эшләре остасы Айгөл Шәйхулова, башка кунаклар, балаларның әти-әниләре яшүсмерләрне сәнгатькә тартуның, аларның сәләтләрен ачу, үстерүнең никадәр мөһим һәм зур хезмәт булуын ассызыклап, бүген бу хезмәтенең ахыргы нәтиҗәләре тулысы белән чагылган Мөнирә Мияссәр кызына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм мондый күргәзмәләрнең киләчәктә дә булып торуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев