Таһира Ризатдинова: "Куркам тормыш корырга"
Таһира Ризатдинова Куркам тормыш корырга Дус-иш, танышларым белән Очрашып сөйләшкәндә, Бар да бер үк сорау бирә Хәлемне сорашканда: - Гөрләшеп яшәр чагыңда Ялгызың яшисеңме? Гаиләле кешеләрне Күреп көнләшмисеңме? Шулай да бит, әллә ничек Куркам тормыш корырга. Кайгы арттырганчы, мәйтәм, Лучше ялгыз торырга. Ярый ла ул ир дигәнең Артык вакчыл булмаса....
Таһира Ризатдинова
Куркам тормыш корырга
Дус-иш, танышларым белән
Очрашып сөйләшкәндә,
Бар да бер үк сорау бирә
Хәлемне сорашканда:
- Гөрләшеп яшәр чагыңда
Ялгызың яшисеңме?
Гаиләле кешеләрне
Күреп көнләшмисеңме?
Шулай да бит, әллә ничек
Куркам тормыш корырга.
Кайгы арттырганчы, мәйтәм,
Лучше ялгыз торырга.
Ярый ла ул ир дигәнең
Артык вакчыл булмаса.
Ни эшләрсең, көн аралаш
Юк-барга да дуласа.
Гадәтемне яхшы беләм,
Үзем дә гел баш бирмәм.
Дустым кимсетеп караса
Тез чүгеп яши алмам.
Яшәр идем, әгәр дә ул
Йөрәгемне аңласа.
Түзә алмам эчеп-исереп:
"Кайтып кит!" - дип шауласа.
Чиксез бәхет, һәр икең дә
Тормыш дустыңнан уңса.
Зәңгәр күзле, кара кашлы
Инсафлы балаң булса.
Тик бәхет ул - назлы нәрсә,
Һәркемгә дә елмаймый.
Унга түгел, йөзгә түгел,
Меңгә берәүне сайлый.
Мөдәббир зары
- Эчәсең! - дип бәйләнәләр,
Дөрес, бераз салгалыйм.
Көн дә исерек булмыйм ич,
Кайчак аек калгалыйм.
Ә кайвакыт атна буе
Эчми йөрим, ләбаса.
Кибеттә аракы бетеп,
Одеколон калмаса.
- Анаңнарны кара, - диләр,
Тагын ничек карарга?
Шешә саткан акча да бит
Җитеп бара аларга.
Нәчәлниктән кардәшем юк,
Шуңа читкә тибәләр.
Салих абый да еш эчә,
Мине генә күрәләр.
Әй, эчәләр, эчәләр,
Эчә белми эчәләр.
Айга очып менәр иделәр
Аракы бар дисәләр!
Шешә белән дуслык артмасын
Үз-үземә мин хыянәт итеп,
Эчемлекләр куйдым өстәлгә.
Һич кызганыч түгел
сый-хөрмәтем,
Тик сүзем бар шуңа өстәргә.
Бик үтенәм, киләчәктә сезнең
Шешә белән дуслык артмасын.
Шул сәбәпле тормыш
капкагызны
Бәхетсезлек килеп какмасын.
Аңламассыз бәлки, сез яшь әле,
Тик, балалар, әйтми түзалмыйм.
Яшәү ямен йоткан шул еланны
Җаным-тәнем белән күралмыйм.
Нинди хөрмәт калсын,
тик бер тапкыр
Исерек күрсәң япь-яшь кешене.
- Фәлән кадәр эчтем,
исергәнмен, -
Дип мактану егет эшеме!
Исерткечне якын күрерләр дип
Уйламыйм да кызлар турында.
Хәтта егет читкә тайпылганда
Була белсен алар урында.
Җырчылар «фабрикасы»
- Яшәр әмәлем калмады,
Ай-һай авыр бу дөнья!
- Ал да гөл булыр тормышың,
Көне-төне җыр тыңла!
Соңгы вакыт безнең илдә
Җырламаучылар сирәк.
Җырчы хәзер рәхәт яши,
Авыр эш кемгә кирәк?!
Кыйланалар шаккатырлык,
Бар да хәйран калырлык.
Кем сикереп, кем җикереп,
Кем чишенеп алдыра.
Моңа кадәр белмәгәнбез
Бар да җырчы, ләбаса!
Хәтта кайбер булдыксызлар
Фабрикалар да ача.
Бәлки әле арырак та
Китәрбез, кемнәр белгән,
Заводлар да ачып булыр
Бу яхшы һөнәр белән.
Тик ачыклап китик әле,
Бер кечкенә сорау бар,
Ашамыйча, киенмичә
Тора аламы болар?
Белмим, алар йолдыз булып
Кем каршында яналар,
Бер батырлык эшләмичә
Герой була алалар.
Шаккатырлык, искитәрлек
Бер «йолдыз»ның хакына.
Хезмәтенә түләп була
Бер авылның халкына.
Билгеле «йолдыз» карарга
Майда йөзгәннәр йөри,
Бит аларга да акчаны
Эшләгән кеше түли.
Кирәк түгел җирдә йолдыз,
Аларсыз дөнья бетмәс,
Кояш була күрмәсеннәр,
Түләргә акча җитмәс.
Булса булсын тансыкларлык
Чын йолдыз кебегрәк.
Тик булмасын хәзергедәй
Күктәгедән күбрәк.
Сәнгать шушы була микән,
Шикләндерә, җәмәгать,
Бу өлкәдә дөреслеккә
Сугармы икән сәгать?!
Элек игенче хезмәтен
Зурлаганнар агайлар.
- Җырлап-биеп тамак туймый, -
Дип аңлаткан бабайлар.
Игенчеләрнең хезмәте
Тузанлы да, авыр да.
Хәзер инде эшләрдәйләр
Бетеп бара авылда.
Болай барса, бу дөньялар
Уйласак алга карап,
Эшләүче бетсә авылда,
Киләчәгебез харап.
Менә кайда кирәк завод,
Фабрикалар ачарга.
Хезмәтне һәм җирне сөйгән
Баһадирлар ясарга!
Чын җырчыларга
Гафу, гафу, чын җырчылар,
Шөкер, алар бар бездә.
Минем алда әйткәннәрем
Һич тә кагылмый сезгә.
Алар тансык булсалар да,
Халыкка еш күренми,
Әрсезләнеп, юкка-барга
Сәхнә түренә менми.
Сикерми дә, җикерми дә,
Кыяфәте мөлаем.
Сөйкемлеге арта гына
Гомерләр үткән саен.
Җырлый башлый, әйтерсең лә,
Челтерәп чишмә ага.
Тетрәндереп йөрәкләрне
Моң тарала дөньяга.
Болар инде чыкмаганнар
Фабрикадан-заводтан.
Җаннары җырлый аларның,
Моңнары да тумыштан.
Кем нигә сәләтле
Кем аңларга сәләтле,
Кем алдарга сәләтле.
Кем-кемгә ничек ярый,
Кем-кемгә ничек карый,
Күргәнен күреп беләм,
Күрмәсәм, сизеп беләм.
Кем фикерне тирән йөртә,
Кемнең башы саерак.
Кем бар бик сабыр фигыльле,
Кемнең холкы тарырак.
Бар да мәгълүм безнең монда,
Китапта язган кебек.
Кем чын кеше, кем ялагай,
Мактасаң китә җебеп.
Кем алдалый, кем алдана,
Кем яллый, кем яллана.
Бары-бары билгеле
Ике-икең дүрт шикелле.
Хатын-кыз дусларыма
Мин сокланып карыйм барыгызга,
Балкып тора нурлы йөзегез.
Шаян да сез, көләч, тыйнак та сез,
Бик тапкыр да әйткән сүзегез.
Хатын-кызсыз җирдә яшәү
булмый,
Алар бит төп гаилә остасы.
Ир-егетләр эш батыры булса,
Хатын-кызлар - тормыш тоткасы.
Бу ике зат яшәү дәверендә
Бер-берсенә бик тә кирәкләр.
Никадәрле рәхәт яшәсә дә,
Тынгы тапмый ялгыз йөрәкләр.
Дуслар, сезгә шундый
теләгем бар,
Уңай килеп торсын эшегез.
Гомер юлын узсын сезнең белән
Җан яраткан якын кешегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев