Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таиланд “чәк-чәге” һәм скутерчы-угрылар

Сәяхәтче маҗаралары

Бер җомгада, хатыны белән дус кунакка килгәч, безнең сәяхәтләрне сораша башладылар. Мондый чакта мин, әлбәттә, телевизорга плеер ялгап, берәр илдә төшереп кайткан фото-видеоны куям. Иң яратканым – Таиланд сурәтләре. Без Пхукет утравында булдык. Анда бар нәрсә дә бездәгедән үзгәчә. Пляждагы ком, 35 градус суыкта безнең кар кебек, аяк басканга шыгырдый. Ә анда 35 градус җылы. Агачлар да, хайваннар да башкача. Ә кешеләре шундый табигый елмаялар – “Елмаючылар иле”.

Бездә яңгыр яуса, көн суыта, ә боларда, бернәрсә дә булмагандай, кояш кыздыра, тротуардагы җыелган яңгыр суы аякны пешерә. Яңгыры да бик көчле ява, югыйсә.

Җаен белмәгәч, диңгездәге беренче коену көлке һәм кызганыч килеп чыкты. Сөзәк кенә ярдан суга керүебез булды, океаннан килгән олы гына дулкын икебезне дә бәреп екмасынмы! Аякка басып, авыз- борынга тулган комны төкерә дә алмадык, тагын икенче дулкын үз кочагына алды. Ярга үрмәләп диярлек чыктык. Яңадан өйрәндек: ярдан кирегә барган дулкынга ияреп, эчкәрәк керсәң, рәхәтләнеп коенасың икән.

Кунакханәдә иртән генә ашаткач, кичен шәһәр рестораннарына да эш булсын дип, урамга чыгып китәбез. Юл тулы машина һәм алардан да күбрәк скутер, халык шуларга утырып эшкә бара һәм башка йомышларын эшли. Юлның сул ягыннан йөргән транспорт безнең өчен җайсызрак булса да, күнектек. Җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннан юлны аркылы чыгыйм димә, машиналар үткәрмиләр. Ярый әле тизлекләре бик әкрен. Скутер турында сүз чыккач, хатыным сөйли башлады:

– Ухтиярның йөрәк өянәгенә ышаныч кимегәч, мин быел Һиндстанга бер таныш хатын белән киттем. Бер көнне кичен аптекага бардык. Илсия җыйды да җыйды. Миннән бурычка акча алып түләде дә, кайтырга кузгалдык. Караңгы төшеп килә. Тирә-якның матурлыгына сокланып атлыйбыз кунакханәгә таба. Кинәт уң кулымдагы сумкамны кемдер көчләп тартып алды, мин чак кына егылмый калдым. Безне ике индус ир-ат утырган скутер узып китте һәм күздән югалды. Мин сумкасыз һәм смартфонсыз калдым. Ярый әле акчамны бурычка Илсиягә биргәнмен.

– Авызыңны ачып йөрсәң шулай була инде ул!

– Ә үзең! Әмирәт самолетында очканда авиадебоширга әйләнә яздың бит!

Мин, ябык булсам да, ашауга тәкатьсез. Иртән Казан юлында ашадык. Самолетта ашаталар дип, аэропортта тамакны ныгытмадык. Бик озак көттереп, самолетка утырган идек, тотынды яңгыр яварга. Ике сәгать яуды. Ниһаять, самолет күтәрелде һәм үзе генә белә торган юл белән оча башлады. Менә ашамлык арбасы беренче урыннар янына басты. Шундый озак тора. Минем эчем бораулый. Түзәр хәлем калмады. Ашказаны менә 10 сәгать инде ашамлык көтә. Ач кешенең ачуы яман, мин кычкырып ашарга сорыйм, алар аңламыйлар да. Соңыннан белдек, ашау билет хакына кермәгәч, хезмәт күрсәтү озакка сузыла икән.

Кунакларым сабыр гына экраннан көньяктагы сәяхәтне карыйлар һәм безне тыңлыйлар. Мин Тайланд белән таныштыруны дәвам итәм.

Русия туристлары өчен хезмәт күрсәтүче ашханәдә тамак ялгап чыккач, тротуарда савыт-саба юучы хатыннар күзгә ташланды. Бер нәрсә дә җәймичә җиргә утырып эшләүләре түгел, ә юынтык суны юл кырындагы тирән канауга агызулары гаҗәпләндерде. Без пляжга барганда күпердән бер канал аша чыгабыз, ә ул канал ага торгач,

безнең пляж аркылы океанга коя. Бөтен шәһәрдән җыелган яңгыр һәм шакшы су шунда ага икән.

Шулай базарда йөрибез, нәрсә генә сатмыйлар монда. Тропик илдә үсә торган үсемлек, җимеш, яшелчә! Менә без бер өстәл янында. Зур подноска матур итеп кыздырыган чәк-чәк тезгәннәр дип торам. Аббау!!! Авыл абзары артындагы тиреслектә үрчүче ап-ак корт икән, ләбаса!

Бер кичтә хатын белән яр буйлап кунакханәгә таба әкрен генә атлыйбыз. Һава чиста, диңгез тынычланган, барсы да яхшы. Кинәт кенә арттан кемдер уң як җилкәм аша күкрәгемне кысуын тойдым. Хатыным җан өзгеч тавыш белән кычкыра башлады. Гомеремә кеше белән сугышканым булмады. Моңарчы андый конфликттан шома гына чыгып килдем һәм бу очракта да тиз генә чүгәләдем, сул җилкәне алга борып, мине тоткан “дошман” кулыннан ычкындым. Хатыным миңа тураеп басарга булышты һәм без кунакханәгә кереп качтык.

Әле тагын бик күп маҗаралар сөйли алган булыр идек.

– Рәхмәт, синдә “мультфильм” бетмәс, – дип, кунаклар кайтырга кузгалдылар.

Ухтияр Илюхин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев