Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Тагын килегез”, – дип калдылар

Гомере буе кайтыр дип көтте ире Мияссәр сугышка киткәндә ике баласын кочаклап калган Фәхирә Газизуллина. Көнне - төнгә ялгап Азнакайның "Марат" колхозы фермасы малларын карады ул, ат әрҗәсенә зур-зур мичкәләр куеп суын да ташыды, тырыш хезмәте белән тизрәк сугышның азагын якынайту теләге белән янды. Көн дә иренең кайтуын көтте. Кайчак...

Гомере буе кайтыр дип көтте ире Мияссәр сугышка киткәндә ике баласын кочаклап калган Фәхирә Газизуллина. Көнне - төнгә ялгап Азнакайның "Марат" колхозы фермасы малларын карады ул, ат әрҗәсенә зур-зур мичкәләр куеп суын да ташыды, тырыш хезмәте белән тизрәк сугышның азагын якынайту теләге белән янды. Көн дә иренең кайтуын көтте. Кайчак иртәләрен әнисенең әтиләрен төшендә күрүе турында пышылдап әйткән сүзләре Рифнең "колак очына эленеп" кала. Әниләре ачык итеп, кычкырып әйтми, балаларының күңелен кузгатасы килмәведер инде. Мияссәре киткәндә аңа бары егерме ике генә яшь иде шул. Тормышлары көйләнә генә башлаган иде. Апасы Тәскирә белән Риф тә көттеләр. Әнә бит, әниләре һаман бер сүзне кабатлый: "Үлгән хәбәре килмәде лә, хәбәрсез югалды диелгән, сугыш бит ул, анда ни булмас... Үлмәгән ул, әсирлектә генәдер. Сугыш беткәч, озак тормас, кайтыр," - ди. Әтисенең бердәнбер фотосын да гел үзе белән йөртә, йоклаганда да түшәк астына салып ята. Шулай йөртә торгач, таушалып, яргаланып беткән иде әтисенең сурәте. Иптәш малайлары әтиләренең ниләр эшләгәнен, я булмаса, әтиләре белән берәр җиргә барганнарын сөйләгәндә кызыгып та, көнләшеп тә карый иде аларга. Бик күрәсе килә иде шул вакытларда әтисен. "Их, минем дә әти, могҗиза булып, сугыштан биштәрен асып, кайтып керсә икән!" - дип хыялланды.
Әтиләре Мияссәр Каһир улы Каһировны фронтка 1941 елның июль аенда алдылар. Риф әтисенең сугышка киткәнен хәтерләрлек түгел иде шул, тууына алты ай гына тулып калды. Мәскәү янында барган бәрелешләрдә каты яраланып, госпитальгә дә эләгә ул. "Бәлки кайтарып та җибәрерләр әле, ярам каты, ядрә күкрәккә тиде", - дигән хәбәре дә килеп ирешә. Әмма язмышмы, командирлармы, аңа башкачарак юл хәзерләп куйган булганнар икән. 1943 елны тарихта Курск дугасы дип аталган хәлиткеч каты сугышлар, Гитлер Германиясенең стратегик яктан тар-мар ителүен белдерәчәк. Күпләп югалтулар бәрабәренә булса да сугыш Совет гаскәренең өстенлеге белән тәмамланырга тиеш. Монда инде яраң каты булган икән, ныклап төзәлеп бетмәгән әле дип тормыйлар. Мылтыгыңны ал да, әйдә дошман өстенә! Мияссәр дә ил чакыруына кушылып, ил азатлыгы өчен кабат сугышка керә... һәм хәбәрсез югала...
Риф тә егет булып үсеп җитә, Азнакай 1 нче урта мәктәбен, ташчылар хәзерли торган һөнәр училищесын тәмамлый. Армиягә китәр алдыннан хәрби комиссариат, хезмәттә кирәге булыр дип, Әлмәттә шоферлар мәктәбендә укытып, таныклык алырга ярдәм итә. Шушы һөнәре Германиядә өч ел да дүрт ай хезмәт итү чорында бик ярап куя аңа. "Увольнение"гә чыккач та, машинасы белән юлда йөргәндә дә, хәбәрсез югалган әтисе фамилиясе күзгә чалынмас микән, дип төрле каберлекләргә туктала, юл чатларында очраган һәйкәлләрдәге уелган исемнәрне күзәтә. Германия Демократик Республикасын аркылы-буйга йөреп чыкты дисәң дә була. Тик, "Кагиров М.К." исеме язылган язу күзенә чалынмый. Армиядән кайтып, пассажир автотранспорты предприятиесенә эшкә урнаша. Гаилә корып җибәрә. Яшьләр романтика эзләүчән була бит. Яшь гаилә дә Түбән Каманы төзү эшендә катнашырга теләк белдереп, зур төзелешкә китеп бара. Дистә елга якын шофер буып эшләп, Түбән Кама юллары буйлап измә ташый. Берчак шулай хатыны Әнисә белән киңәшләшәләр дә, фатирларын Азнакайдагы берәүләрнеке белән алмашып, туган якка әйләнеп кайталар. Кайту белән "Азнакайнефть" идарәсенең нефть хәзерләү һәм кудыру цехына насослар көйләүче слесарь булып эшкә керә. Лаеклы ялга киткәнче шул цехта тугры хезмәт юлы үтә ул. Җитәкчеләр кулыннан алган бик күп бүләкләре, Мактау кәгазьләре шул карусыз хезмәте турында сөйли. Әнисе вафатыннан соң шәһәр фатирын сатып җибәрәләр дә, җиргә якынрак булырбыз дип, туган нигезенә әйләнеп кайталар. Мал-туар тергезеп җибәрәләр. Тик менә һаман күңелен бер нәрсә тырнап тора, ул да булса - әтисенең каберен табу. Әниләре соңгы сулышына кадәр әтиләрен көтеп, бакыйлыкка күчә, инде апасы да юк. Тик һаман күңеле тыныч түгел...
1990 ел аңа куанычлы хәбәр алып килә. Шулай бер көнне республика гәҗитләренең берсендә, Казан Дәүләт университетында М. Черепанов җитәкчелегендә оешкан "Кар десанты" эзтабарларының уңышлары турындагы игъланга игътибар итә. Ялгыш күрәмме әллә дип, игъланны кабат-кабат укый. Капсула эчендәге язуда әнисенең исеме дә, әтисенең исеме дә, торган адресы да туры килә. Бу аның әтисе бит! Табылган урыны да Орлов өлкәсе, Севск районы, Шведчики авылы дип язылган. Илдә ныклап үзгәрешләр башланган аңлаешсыз чор, бар нәрсә талонга. Аннан, сәламәтлеге дә какшап торган вакыт, операция ясатасы бар. Ул чорда юлга чыгарга мөмкинлеге булмый кала. Шулай да төгәлрәк хәбәр алу өчен хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә Риф. Тик аннан Брянск өлкәсендә күмелгән дигән хәбәр килә. Бу ике төрле хәбәр Рифне ике юл чатына куя, аның хәбәрдә әйтелгән урынны үз күзе белән күрәсе килү теләген тагын да көчәйтә генә. Ел артыннан ел үтә. Әтисе каберен барып күрү теләге һаман ныгыса да, яше дә картаюга бара бит. Инде җиде дистә вакланган. Югарыдан Аллаһ тәгалә Рифнең теләген ишеткәндерме, юлында бер игелекле кешегә очрый.
Шулай бер көнне, 1 Май бәйрәме алдыннан, чишмәгә суга баргач, сүз иярә сүз чыгып, Азнакай җылылык челтәре предприятиесендә шофер булып эшләүче Ринат Нигъмәтуллин белән сөйләшеп китә. Күңелендә йөрткән хыялы белән дә уртаклаша. Бәй, алай теләгең бик зур булгач, алып барам мин сине, дип әйтеп сала Ринат, ике уйларга сүз калдырмыйча. Баксаң, Ринат үзе шул якларда булып, дөресрәге, Рифнең әтисе күмелгән җирдән биш йөз чакрым гына госпитальдә авыр ярадан үлгән бабасын эзләп табып, каберенә таш куеп кайткан булган икән инде. Җитмәсә, бүгенге көндә Липецк шәһәрендә туганнары да яши икән. Хәрби комиссариатта бу сәяхәткә шикләнебрәк карыйлар. Табалмассыз, дигәнрәк фикер дә әйтәләр. Тик Рифнең карары нык була, гомере буе күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашыру алдында торганда дәлилсез шик-шөбһә генә туктатып кала торган түгел. Ринатның җиңел машинасында өчәүләп юлга кузгалалар - хатыны Әнисә дә бара. Унбер сәгать юлда үтә. Украина чигенә дә нибары егерме чакрым гына кала.
-2013 елда ике тапкыр - май һәм августта барырга туры килде безгә, менә узган ел тагын августта бардым, тагын килегез, дисәләр дә, кабат барып булмас инде, -ди Риф ага. - Беренче баруда андагы район һәм хәрби комиссариат җитәкчеләре Севск районын немец фашистларыннан азат итүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә зурлап чакырып калдылар. Августта да җәмәгатем белән икәү бардык. Бу районны азат итү вакытында 16 мең совет солдаты һәм офицеры һәлак булган. Әле дә булса, эзләнү отрядлары сугышчылар калдыкларын табып, шундагы туганнар каберлегенә күмәләр, дип сөйләделәр.
Севск шәһәре берничә тапкыр кулдан - кулга күчеп, 27 августта азат ителгән. Өч еллап немецлар басымы астында яши шәһәр халкы.
- Шул өч ел эчендә бик күп кеше юк ителгән, - дип сүзгә кушылды Әнисә апа. - Яшь кызлар-егетләрне бер йортка җыеп яндырганнар. Ул таш йорт әле булса исән. Анда хәзер музей, янгын вакытында корымнан каралган почмакны шул килеш калдырганнар. Ә бер танкист, бирелергә кушып та, танк эченнән чыкмаган. Аны тереләй шунда яндырганнар. Андый вәхшилекләр турында хәрби комиссар үз машинасы белән безне төрле урыннарда йөрткәндә сөйләп барды. Туганнар каберлеге һәм аңа куелган һәйкәл мәктәпкә терәлеп тора диярлек. Аны мәктәп балалары карап, чүп-чардан чистартып, чәчәкләргә күмеп торалар...
- Митинг вакытында, күңелем тынычланганчы күздән яшь акты. Хатын да елый, мин дә, - ди Риф ага. - Икенче тапкыр, ягъни бәйрәмгә, поезд белән ике көн бардык. Рәхмәт инде безнең хәлебезгә кереп, ярдәм иткән барлык кешеләргә. Хәрби комиссариат җитәкчесе Рәдиф Камалеев бәйрәмгә чакырулы икәнне белү белән ярдәм итәсен белдерде, район башлыгы Марсель Шәйдуллинга хат юллаган. Ул, үз чиратында, үзем эшләп чыккан идарәгә, ул вакыттагы җитәкчесе Рәзиф Галимовка мөрәҗәгать иткән. "Азнакайнефть" идарәсе шунда ук юл чыгымына дип акча бирде. Моңынчы бер белмәгән Ринат Зиннәтулла улын Аллаһы тәгалә ярдәменнән ташламасын инде. Соңгы баруда икебез генә бардык. Тик кабат барып булмас инде, 75 яшем тула март аенда. Озын юлда йөрү нык авырлашты. Соңгы баруда каберлеккә куелган исемлектә әтинең "Качиров" фамилиясен "Кагировка" төзәткәннәр, сүзләрендә торганнар, рәхмәт аларга. Аңа бик күңелем булды, тынычланып калдым. Төп нигездән алынган туфрак әти каберенә, аннан алынган туфрак - әни каберенә салынды. Әнинең дә җаны тынычлап калгандыр инде. Андагы кешеләр кунакчыл, ачык. Машинага утыртып, барлык җирне күрсәттеләр, бай табында кунак иттеләр, тагын килегез, дип озатып калдылар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Тагын килегез”, – дип калдылар