Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табигатьнең яңарыш фасылы

"Тарсус" паркында өмә Илебездә апрель өмәләре уздыруның туксан елдан артык гүзәл тарихы бар. Бу вакыт эчендә аны оештыручы система һәм фиркәләр үзгәреп торса да, җисеме шул килеш - Җирдә яшәешнең дәвам итүе, чистарыну, төзекләнү символы булып кала. Бүгенге әйдәр "Бердәм Россия" партиясе Татарстан региональ бүлегенең республика халкына мөрәҗәгате районда быел...

"Тарсус" паркында өмә

Илебездә апрель өмәләре уздыруның туксан елдан артык гүзәл тарихы бар. Бу вакыт эчендә аны оештыручы система һәм фиркәләр үзгәреп торса да, җисеме шул килеш - Җирдә яшәешнең дәвам итүе, чистарыну, төзекләнү символы булып кала.

Бүгенге әйдәр "Бердәм Россия" партиясе Татарстан региональ бүлегенең республика халкына мөрәҗәгате районда быел да яклау тапты. 21 апрельдә һәркем үзе гомер кичергән, эшләгән авылында, бистә-шәһәрендә шимбә өмәсенә чыкты. Бу көн язгы чистарыну икеайлыгының кульминация ноктасы булгандыр, мөгаен.

Шундый өмәләрнең берсе Азнакай шәһәренең Тукай микрорайонында урнашкан, Төркиянең тугандаш Тарсус шәһәре хөрмәтенә төзелгән паркта булды. Анда район, шәһәр башкарма комитетлары һәм аларга караган оешма-учреждение хезмәткәрләре, "Зәңгәр мәчет"кә йөрүче дин әһелләре, 2 нче, 9 нчы урта гомумбелем мәктәпләре укучылары, "Бердәм Россия" партиясе бүлекчәсенең "Яшь гвардия"челәре катнашты. Алар көче белән парк биләмәсе җирләре тырмаланды, сынган агач ботакларыннан, иске үлән-куралардан чистартылды, бордюрлар акка буялды. Биредән генә дә МППБиО автомашиналары 160 кубометр чүп чыгарды.

...Ул көнне "Тарсус" паркында район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин да булды. Форсаттан файдаланып, Марсель Зөфәр улының шәһәрдәге өмә барышы турындагы фикере белән кызыксындык.

- Һәр җирдә эш яхшы оештырылган. Аның нәтиҗәләре буенча аерым сөйләшү уздырачакбыз, - диде ул. - Әлегә мин, яңа кеше буларак, башка еллар белән чагыштырып, кистереп кенә берни дә әйтә алмыйм. Ә шулай да ТР Дәүләт Советы Президиумының берничә көн элек кенә безнең районда узган күчмә утырышы барышында аның рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакайның чисталыгын һәм төзеклеген Казан, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән өстенрәк бәяләде.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев