Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табигатькә мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнә

Без гаиләбез белән табигатьтә ял итәргә яратабыз. Әмма елга буйларының, әрәмә, аланнарның чүп-чар белән пычрануын күреп, йөрәк әрни. Пластик шешәләр һәм каплар, пыяла ватыклары, кәгазь, чүпрәк кисәкләре... Ниләр генә күрмәссең! Ә бит болар бар да шушында ял итәргә килүчеләр эше. Ни өчен кулыңдагы конфет кәгазен чүп савытына ташларга, үзебез артыннан...

Без гаиләбез белән табигатьтә ял итәргә яратабыз. Әмма елга буйларының, әрәмә, аланнарның чүп-чар белән пычрануын күреп, йөрәк әрни. Пластик шешәләр һәм каплар, пыяла ватыклары, кәгазь, чүпрәк кисәкләре... Ниләр генә күрмәссең! Ә бит болар бар да шушында ял итәргә килүчеләр эше.
Ни өчен кулыңдагы конфет кәгазен чүп савытына ташларга, үзебез артыннан җыештырып китәргә авыр?
Чүпләүчеләр шулай аклана: "Мин генә түгел, әнә, барысы да ташлый!", "Бер кәгазь кисәге бернәрсә дә үзгәртми!"
Мондый адымны кемдер тәрбиядән, кемдер ялкаулыктан күрә. Ничек кенә булса да, үзебез яшәгән йортны пычратырга, җимерергә ярамый. Шуңа күрә чисталыкка беренче адымны һәркем үзеннән башласын иде. Табигатькә мәхәббәтне исә балачактан тәрбияләү зарур. Бу яктан мин әти-әниемә бик рәхмәтле.

Альбина Зәйнуллина, Актүбә 2 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Табигатькә мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнә