Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сырганак “бәхет гормоны”на бай

Сырганакның туган ягы Көнчыгыш Азия.

Ул кытай һәм тибет медицинасында киң кулланылган. Фармакологиягә рәсми рәвештә исә аны бары 1970 елларда гына кертә башлыйлар.

Хәзер сырганак дөньяның төрле илләрендә үсә, хәтта салкын Себер якларында да таралган.

Ул витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Андагы С витамины термик эшкәрткәннән һәм катырганнан соң да саклана.

Сырганак ялкынсынулар һәм яраларны дәвалый. Аның маен көнгә берничә чәй калагы куллану Е витаминына булган тәүлеклек ихтияҗны канәгатьләндерә. Составындагы төрле кислоталар ашкайнатуны яхшырта.

Сырганак җимешендә һәм кайрысында  “бәхет горомоны” – серотонин бар. Ул шоколад, банандагыга караганда берничә тапкырга күбрәк.

Әмма һәр җимешнең файдалы ягы белән зарары барын да онытырга ярамый.

Эч йомшарту үзлегенә ия булганлыктан, сырганакны сак куллану киңәш ителә. Ашказаны һәм эчәк җәрәхәтләре, гастрит, бөерләрдә, үт кугында таш, аллергия булганда да кулланмау хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев