Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сынауда сынламас өчен тырышып укырга кирәк

Укучыларга сыйфатлы белем бирү - бүген педагоглар алдына куелган иң төп бурычларның берсе. Алда - дәүләт имтиханнары. Белем дәрәҗәсе нәкъ менә шул чорда ачык күренә дә. Зур сынау алдыннан Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин мәгариф идарәсе җитәкчелеге, мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары белән белән очрашып, педагоглар алдына җитди таләпләр...

Укучыларга сыйфатлы белем бирү - бүген педагоглар алдына куелган иң төп бурычларның берсе. Алда - дәүләт имтиханнары. Белем дәрәҗәсе нәкъ менә шул чорда ачык күренә дә. Зур сынау алдыннан Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин мәгариф идарәсе җитәкчелеге, мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары белән белән очрашып, педагоглар алдына җитди таләпләр куйды. Без мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зариповадан мәктәпләрдә имтиханнарга әзерлек барышы турында кызыксындык.

- Узган ел районыбызда алты чыгарылыш укучысы математика буенча бердәм дәүләт имтиханнарыннан тиешле балл җыя алмыйча, аттестатсыз калды. Моннан нинди нәтиҗәләр чыгарылды?

- Узган елгы БДИ нәтиҗәләре республикадагыга караганда түбәнрәк булды. Аеруча математикадан белем дәрәҗәсе борчый. Без җентекле анализ ясап, директорлар, рус теле һәм математика укытучылары белән белән киңәшмәләр, әңгәмәләр уздырдык. 9-11 сыныйфта математика укытучыларның 67 проценты семинар-тренинглар узды. Педагоглар, ата-аналар, укучылар өчен төп фәннәр буенча вебинарлар оештырылды. 21 рус теле һәм 8 математика укытучысы йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча курсларга җибәрелде. Директорлар өчен дүрт мәктәптә стажировка мәйданчыклары булдырылды.

- Укучылар белән ниди эшләр алып барыла?

- Быелгы имтиханарга әзерлек ике юнәлеш буенча алып барыла: "БДИ бишлегә" һәм "БДИ икелеләрсез". Беренчесе яхшы укучыларга, икенчесе өлгермәүче укучылар белән эшләүгә карый. Барлык мәктәпләрдә 9 һәм 11 нче сыйныфларда рус телен һәм математиканы өйрәнүгә өстәмә сәгатьләр билгеләнде. Имтиханны тапшыра алмау куркынычы булган укучылар исемлеген төзеп, аларны аерым укытучыларга беркеттек. Каникул чорында да төрле мәктәпләрдә имтиханнарга әзерлек буенча профильле сменалар оештырылды, занятиеләр үткәрүгә югары уку йортлары белгечләре дә җәлеп ителде.

- Сынау рәвешендә математика һәм рус теленнән чыгырылыш сыйныфлар имтиханнар тапшырып карады. Нәтиҗәләр кәнәгатьләнерлекме?

- Унберенче сыйныфларның 98 проценты бердәм дәүләт имтиханы биреп карады. Математика буенча уртача балл 47,1 булды, бу узган елга караганда 4 баллга артыграк. 1 укучы - 80 баллдан, 8 укучы 75 баллдан артыграк җыйды. Рус теле буенча уртача балл - 58,3. Бу фән буенча нәтиҗә, киресенчә, узган елга караганда 4 баллга түбәнрәк. Кызганычка каршы, тиешле балл җыя алмаучылар да булды. Ә бит әлеге укучылар "өчлегә", хәтта "дүртле"гә укыйлар. Димәк, укытучылар дәрестә билгене арттырып куя. Бу - укучыны, ата-ананы алдау, балам "өчлегә" булса да тарта дип ялгыш фикер тудыру дигән сүз. Шулай ук тугызынчы сыйныфларның имтихан нәтиҗәләре дә артык куандырырлык түгел.

- Быел ничә укучы имтихан тотачак? Ирекле фәннәрдән кайсыларын күбрәк сайладылар.

- Быел унберенчене 366 һәм тугызынчыны 620 укучы тәмамлый. Унберенче сыйныфлардан якынча 38 укучы медальгә дәгъва кыла. Сайланган ирекле фәннәрдән күпчелеген җәмгыять белеме (44%), информатика (30%) тәшкил итә. Югары уку йортына керү максаты белән 287 укучы математиканы профильле дәрәҗәдә бирергә теләк белдерде,

- Имтиханнарга ике генә ай калды. Нәрсәне дә булса үзгәртү мөмкин дип исәплисезме?

- Көчтән килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз. Алдыбызга педагогларның осталыгын һәм квалификациясен күтәрү, дәрес бирүнең сыйфатын күзәтүгә алу, укучыларның фәннәр буенча консультацияләргә һәм дәресләргә йөрүен тәэмин итү, атна саен рус теле һәм математикадан тестлаштыру үткәрүне оештыру бурычы куелды. Шулай ук ата-аналар белән җыелышып, аларга тагын бер кат имтиханнарга әзерлек хакында аңлатачакбыз.

- Олы "яу" алдыннан укучыларга, ата-аналарга әйтер сүзегез бармы?

- Елдан-ел имтиханны үткәрү таләпләре катгыйлана. Быел да ул видеокамералар, тимер рамкалар һәм онлайн-трансляция шартларында уздырылачак. Укучылар бары үз белемнәренә генә таяна ала. Шуңа күрә һәр көннең, сәгатьнең кадерен белеп, җитди әзерлек сорар идем. Юкка гына дәүләт имтиханнарын тормыш сынавы димәгәннәр, чөнки баланың киләчәк язмышы нәкъ менә аның нәтиҗәләренә бәйле.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш: Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сынауда сынламас өчен тырышып укырга кирәк