Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар

Кичә районда сәяси репрессия корбаннарын искә алу кичәсе узды. Бу дәһшәтне кичерүчеләр үзләре инде күптән гүр иясе. "Акчарлак" ресторанында әзерләнгән мул табын артына аларның балалары җыелды. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов аларга авыр сынауларны лаеклы кичергән, районыбыз үсешенә намуслы хезмәтләре белән үз өлешләрен керткәннәре өчен тирән рәхмәтен белдерде. -Әтине төн...

Кичә районда сәяси репрессия корбаннарын искә алу кичәсе узды. Бу дәһшәтне кичерүчеләр үзләре инде күптән гүр иясе. "Акчарлак" ресторанында әзерләнгән мул табын артына аларның балалары җыелды.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов аларга авыр сынауларны лаеклы кичергән, районыбыз үсешенә намуслы хезмәтләре белән үз өлешләрен керткәннәре өчен тирән рәхмәтен белдерде.

-Әтине төн уртасында алып чыгып киткәндә мин җиде яшьтә идем. Ул Әлкәй авылында хуҗалык рәисе иде, колхозчыларга икмәк тараткан өчен өстеннән донос язганнар. Шул китүдән әйләнеп кайтмады, чирләп үлде дигән хәбәре генә килде. Әнкәй җилкәсендә 3 малай, 3 кыз калдык. Әтинең халык арасында дәрәҗәсе булгандыр инде, безгә алай "халык дошманы баласы" дип бәрелүче булмады, өчебез дә армиядә хезмәт иттек, - дип искә ала Ильин Якупов.

Ә менә Бакалы районы Мөслим авылында туып үскән Нурания Рәхимовага сәясәт җиле Азнакай районы Урсай авылына килен булып төшкәч тә кагыла.

-Әтине 1937 елның ноябрендә алып киткәннәр, әни минем белән авырлы калган. Абыйны армиягә алмый интектерделәр. Аллага шөкер, хәзер дөньялар тыныч, тормышларыбыз мул. Менә шулай искә алып, безгә хөрмәт күрсәтүләре өчен район җитәкчеләренә рәхмәт, - ди ул.

Бу кичә сагыш-кайгылы истәлекләр, районыбыз үзешчәннәренең моңлы җырлары белән үрелеп барды.

Соңыннан сәяси репресиия корбаннары истәлегенә салынган һәйкәләгә чәчкәләр салынды.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар