Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Светлана Радионова Азнакай районы Мәлбагыш мәктәбендә биокласс белән танышты

15 июльдә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова Түбән Камага һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарына эшлекле сәфәр ясады. 

Ул Азнакай районында да булып, Актүбә ат спорт мәктәбе, “Союз-Агро” җәмгыятенең пиролизны тиз әзерләү мини-заводы белән танышты. Биредә кислородсыз, бик югары температурада производство калдыкларын таркатып, биналарны җылыту өчен ягулык алалар. 

Аннан соң Светлана Радионова “Татнефть” җәмгыте ярдәме белән Мәлбагыш урта мәктәбендә ачылган биокласска юл алды.

Биолабораториядә укучылар микроклонлаштыру ярдәмендә чыгарылган биоматериалдан үсентеләр үстерү белән шөгыльләнәләр. Аларның кул астында интерактив такталар, электрон микроскоплар, ноутбуклар, барлык кирәкле җиһазлар, лаборатор савытлар, реактивлар һәм биоматериал   бар.

"Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов биредә үстерелгән төрле агачларны  яшелләндерү программасын тормышка ашыру өчен  компания сатып алырга әзер икәнен әйтте. 

Укучылар кунакларга проектларын тәкъдим иттеләр. Светлана Радионова экологияне яхшыртуда мондый лабораторияләрнең әһәмиятле булуын билгеләп узды һәм укучыларны экологик бәйгеләрдә катнашырга чакырды. 

Мәлбагыш мәктәбе бу уку елында гына да проект эшләре белән республика күләмендәге бәйгеләрдә 5 призлы урын яулаган, халыкара форумнарда катнашкан.

– “Сугыш балаларына канәфер чәчәкләре” дигән яңа проект өстендә эшлибез. Җиңү көненә авылыбыздагы сугыш чоры балаларына биолабораториядә үстергән чәчәкләр бүләкләр итәчәкбез, – ди биолаборатория хуҗасы, биология һәм химия укытучысы Зинаида Сәмигуллина.

Мондый биокласслар Актүбәнең 2 нче һәм Җиңү бистәсе мәктәпләрендә дә эшли. Ә республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарында аларның саны җидегә җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев