Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сумнар тиеннәрдән җыела

Ут-су ишегә түләргә дип кергән җирдә чират шактый озын булып чыкты. Шулай инде ул, соңгы көнгәчә сузып йөрсәң, дип эчтән генә үземне орышып, "койрыкка" килеп бастым. Азнакай халкы сөйләшергә рәхәт халык бит ул, янәшәдәге бер апабызның: "Бу бәяләр көннән-көн арта", - дип әйтеп куюы булды, әңгәмә куерып та китте. -Әйтмә...

Ут-су ишегә түләргә дип кергән җирдә чират шактый озын булып чыкты. Шулай инде ул, соңгы көнгәчә сузып йөрсәң, дип эчтән генә үземне орышып, "койрыкка" килеп бастым. Азнакай халкы сөйләшергә рәхәт халык бит ул, янәшәдәге бер апабызның: "Бу бәяләр көннән-көн арта", - дип әйтеп куюы булды, әңгәмә куерып та китте.

-Әйтмә дә! - дип күтәреп алды, зарланудан битәр, олы яшьтәге кешенең сүзләрен игътибарсыз калдырмыйм дип кенә ахры, күршесендәге ханым.

-Электрның айлык күрсәткечен квитанциягә язарга онытылган, бу юлы түләргә күп сумма килгәч, аптырап тордым. Барыбер түлим инде, яңадан чигерәләр аны, - дип кушылды өченчесе.

-Ике ел элек минем дә электрга акча күп китә иде, әмәлен таптым: өйдәге 40ар ваттлы бөтен лампочкаларны 10ар гына ваттлы энергия саклагычлыларга, диодлыларга алыштырып бетердем, дөрес, алар кыйммәт тора, торуын, әмма үзләрен тиз аклый, хәзер электрга бәяне бермә-бер ким түлим, - ишетми калмагыз, сезгә дә файдасы булыр, дигәндәй, һәр сүзе саен бераз пауза ясап сөйләп китте бер агай. -Элеккеге "прастуйлары" бит әле аның бик тиз янып чыгып та интектерә торган иде, алырга өлгер генә. Болары, ичмасам, озакка чыдый, куйдың да - оныттың. Күзгә дә яктылыгы әйбәт кенә...

Әһә, мәйтәм, кайткач ирнең колагына киртләргә булыр, тамчыдан күл җыела, дигәндәй, әз булса да, экономия бит бу.

Экономия дигәннән, хуҗалыкта бик үк уйланып җиткерми кылынган гамәлләр булгалый шул. Моннан берничә ел элек электр энергиясендә эшләүче су җылыткыч алып куйган идек. Суны даими җылытып тора, рәхәт. Әмма бу рәхәтнең ай саен үзенә генә дә 1200-1300 сум китүен аңлагач, нишләптер аннан ваз кичәсе килде. Аның көннең буе, без эштә булган чакта да суны һәрдаим кайнарлап торуы кирәк тә түгел икән бит. Җае чыгуга, кечерәге һәм азрак көчәнешлесенә алыштыру ягын карадык.

Хәзер күпкатлы йортлардагы фатирларны да автоном котеллар белән җиһазлыйлар. Халык канәгать. Өең суынып китә яки артык җылытып җибәрә икән, кирәкле температураны үзең көйлисең. Оешма-учреждениләрдә дә җылыту батареяларының шундый режимдагы заманчаларын куя башлаганнар икән.

-Элек, мондый каты суыклар булганда, көн буе эштә туңып-өшеп утыра идек, ниһаять, җитәкчебез артыннан күп йөри торгач, батареяларны алыштыртты. Хәзер һәркем үз бүлмәсендә җылылыкны үзенчә куя ала, - дип сөйләп торган иде берничә оешма бер бинада урнашкан урында эшләгән танышым.

Әйе, теләгең булганда утын да, газын да экономияләп була. Шул ук газ котелларын гына алыйк. Хәзер аларның да ниндиен телисең - шул бар. Әйтик, суны да, өйне дә бергә җылыта торганнары, экономияле режимда булганнары... Белгечләр төтен чыккыч торбаларны су тамчылары җыелмаслык итеп урнаштыру, һава суыру көчен дөрес көйләүнең дә экономияләүнең бер ысулы булуын әйтә.

Әле шушы көннәрдә генә энергия ресурсларын экономияләү турында сүз барган киңәшмәләренең берсендә хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев бу өлкәдә яңа технологияләр кертү кирәклеген җиткерде. Премьер фикеренчә, энерго-аудит үткәрү зарур, ягъни төп ресурсларның ничек файланылуын тикшерергә һәм моннан чыгып тиешле нәтиҗә ясарга, экономияләүнең яңа алымнарын эзләнергә кирәк. Ул төбәкләрдә энергия саклау процесслары белән идарә итүнең үз системасын булдыру бурычын да куйды.

Кризис дигәннәре әле бик тиз генә бетмәскә охшап тора, җәмәгать. Икътисад каешны тагын да ныграк будыра, шулай булгач, нәфесне йөгәнләп, булганын сак тоту, чыгымнарны экономияләү мәслихәттер.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сумнар тиеннәрдән җыела